Логотип Идель
Эксклюзив

ИҢ ӘЙБӘТ КЕШЕЛӘР - БАЛЫК ҺӘМ КЫЗ ЙОЛДЫЗЛЫГЫНДА ТУГАН?

Бер кызыклы факт белдек - иң әйбәт кешеләр балык һәм кыз йолдызлыгында туган икән!

Сез кайсы йолдызлык астында тудыгыз? Бер кызыклы факт белдек - иң әйбәт кешеләр балык һәм кыз йолдызлыгында туган икән! Бу хакта "РИА - Новости" язды.

Язучы Кристин Шонвальд тикшеренү үткәргән һәм йолдызлык билгеләре рейтингы төзегән.

Балык йолдызлыгы астында туучылар әйбәт була икән. Алар юлда туктап, үз машиналарында кемне дә булса алып барырга, үз хисабына танышларын кәһвә белән сыйларга әзер кешеләр!

Гадәттә андыйларны сабырлыклары өчен яраталар, еш кына аларга үзләрен борчыган проблемалары турында да сөйлиләр икән.

Кызлар йолдызлыгында туучылар барысына да ярдәмгә килергә әзер. Аларга һәрвакыт таянырга, ярдәм сорап килергә мөмкин. Сүзләрен үлчәп сөйләүче, һәр сорауга дөрес җавап эзләүче - Кызлар!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев