Җиңүчеләр билгеле! 500 мең сум акча кемгә?
Татарстан Президенты карамагындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән игълан ителгән ябык әдәби бәйгенең роман жанры җиңүчеләре билгеле булды.
Татарстан Президенты карамагындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән игълан ителгән ябык әдәби бәйгенең роман жанры җиңүчеләре билгеле булды. Аларның исемнәре ахырга кадәр сер булып кала бирде. Бары конвертларны ачкач кына әдәби батырларның кемлеге мәгълүм булды.
1 нче урын - “Бер сәгатьтә ничә мизгел бар” романы (Зөлфәт Хәким).
2 нче урын - “Урда ханы Үзбәк” романы (Фирдүс Гыймалетдинов).
3 нче урын – “Фәхрине үтереп ташладылар” романы (Равил Сабыр).
Җиңүчеләрне 500 000 сум (1 урын), 400 000 сум (2 урын) һәм 300 000 сум (3 урын) күләмендәге акчалата бүләкләр белән сөендерәчәкләр. Бүләкләү тантанасы февраль ахырына планлаштырылган.
- Безнең моңарчы да әдәби конкурслар уздырылып килде. Ләкин мондый масштаблы, бөтен жанрларны иңләгән һәм мондый приз фонды булган конкурсның моңарчы татар әдәбияты тарихында булганы юк иде. Бу безнең әдәбиятыбыз өчен бик уңышлы бәйге булды, - дип сөйләде ябык әдәби конкурсның жюри әгъзасы, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев