Логотип Идель
Эксклюзив

Җиде баласын урамга куып чыгарган. Нинди ана инде бу?!

Шулай итеп ул бергә яши торган иренә ярамакчы булган.

Мәскәү өлкәсендәге Брикет бистәсендә бер хатын үзенең җиде баласын урамга куып чыгарган. Шулай итеп ул бергә яши торган иренә ярамакчы булган. РЕН ТВ журналистлары бу хатын белән аралашып сөйләшкән. 

Хатынга бергә яши торган ире кушу җитә — ул җиде баланы куып чыгара. Балаларның җылы киеме дә, акчасы да булмый. Малайлар һәм кызларга 6 дан 16 га кадәр яшь, алар бер ай буена урамда интегеп яши. Алар ташландык йортларда тора, ашау-эчүне биредә яшәүче кешеләр бирә. Бистә халкы әни кеше балаларын өйгә кертмисен аңлагач, полициягә мөрәҗәгать итә.

Хатын Любовь исемле. Күршеләре сүзләренчә, аның бер мәхәббәте бар — ул спиртлы эчемлекләр. Бергә яши торган ире Николай исемле. Николай белән Любовь көн саен исерек. Журналистлар килгәч, алар ишекне эчтән бикләгән дә, өйдә булмаган кыяфәт чыгарган.

Тулырак: Интертат

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев