Логотип Идель
Эксклюзив

ҖИДЕ КӨН ЭЧЕНДӘ КИНО

2020 елда Казанда икенче тапкыр «Җиде көн эчендә кино» проекты узачак. Проект кысаларында Бөтен дөньядан җибәрелгән сценарийлар кабул ителәчәк.

2020 елда Казанда икенче тапкыр «Җиде көн эчендә кино» проекты узачак. Проект кысаларында Бөтен дөньядан җибәрелгән сценарийлар кабул ителәчәк.

фото: pixabay.com

   Иң кызыклы сценарийлар тәкъдим иткән ун иҗади команда Казанга килергә һәм биредә кыска метражлы фильм төшерү мөмкинлегенә ия булачак. Һәр командага Татарстан территориясендә локацияләр тәкъдим итәчәкләр. Алар - Казан Кремле, Зөя утрау-шәһәре, Лаеш районында Семрук декоратив авылы һ.б. 

    Җиңүче өч фильм акчалата призлар белән бүләкләнәчәк. Беренче урын өчен 500 мең сум, икенче урын өчен 300 мең сум һәм өченче урын өчен 200 мең сум каралган. 

    Гаризаны профессионаллар һәм студентлар командалары җибәрә ала. Һәр команда бер генә проектны тәкъдим итә ала.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев