Логотип Идель
Эксклюзив

«Идел» чәе

Татар матбугатын яратып укучылар өчен яхшы хәбәр: октябрьнең 13нә кадәр журналларга һәм газеталарга түбәнрәк бәядән язылырга була. Язылуга ташлама 13%ка кадәр җитә. Яңа яртыеллыкта "Идел" журналы укучыларына нинди яңа проектлар әзерли, нинди геройлар белән очраштырачак?

Татар матбугатын яратып укучылар өчен яхшы хәбәр: октябрьнең 13нә кадәр журналларга һәм газеталарга түбәнрәк бәядән язылырга була. Язылуга ташлама 13%ка кадәр җитә. Яңа яртыеллыкта "Идел" журналы укучыларына нинди яңа проектлар әзерли, нинди геройлар белән очраштырачак?
 

Чәйнең төрлесе була: мәтрүшкәле, алмалы, сөтле, җимешле... Яшьләр дә төрле – кем заманча көйләр яратып тыңлый, кем – классика, кем ак шигырь яза, кем Дәрдмәндне үзенең кумиры итеп күрә. Рәссамнарның да үз «мөгезләре» бар: кемдер тарихи сәхифәләрне сурәтли, кемгәдер хипстерлар тормышы якын. Ә татар яшьләре чәй ярата. Каһвәне дә үз итәләр. Әдәби әсәрләрдән дә каһвә тәме, чәй исе килә... Менә шундый ул «Идел» журналы. Иҗади яшьләрнең каһвә йота-йота, әдәбият, милләт, яшәеш турында сөйләшер урыны. 

Яшь фотографлар иҗаты белән танышып барырга теләк булса – 3 тышлыкны ач та кара: ел дәвамында профессиональ фотографларның иң яхшы эшләреннән «Идел» күргәзмәсе эшли. Алай гына да түгел, «Идел»нең яшь фотографлар клубы да гамәлдә: алар танылган язучылар белән фотосессия үткәрәләр, «Әдәби портрет» сәхифәсендә Марсель Галиев, Равил Фәйзуллин, Мәдинә Маликова, Батулла кебек олпат язучыларның уникаль сурәтләре дөнья күрде инде, чиратта – Рәдиф Гаташ, Рифә Рахман, Галимҗан Гыйльмановлар... Фотосессияне Идел-ONLINE ютуб-каналындагы «Әдәби портрет» тапшырулар циклыннан да карарга мөмкин. 

Яшь галимнәрнең супер ачышлары да кызыклы безгә. Чүп калдыкларын эшкәртүчеләр, уникаль эко-система булдыручылар, тропик күбәләкләр үстерүчеләр, карачкы ясаучылар... Уңышлы бизнес башы идеядә! «Фәнни LAB» сәхифәсе татарның уңышлы яшь галимнәрен барлый. 

«Идел» журналы яшь рәссамнар белән дә эшли. Гадәттә, кылкаләм осталары никадәр иҗади шәхесләр булса да, эшләре, фикерләре шул күргәзмә кысаларында гына кала. Күргәзмәләргә исә халыкның бер өлеше генә йөри. Ә «Идел»дә сан саен яшь рәссам һәм аның өр-яңа картинасы тәкъдим ителә. Һәркемгә аңлаешлы: рәссам үз картинасында ни әйтергә теләве турында сөйли. Рәссам сүзе сәхифәсе – 2 тышлыкта урын алган. 

Республикада гамәлдә булган иҗат берләшмәләрен барлыйбыз: ни белән шөгыльләнә яшь иҗатчылар, араларында шедеврлар бармы? Күрми калмыйбызмы әдәбият энҗеләрен? Иҗат берләшмәләрен булдыру, даими эшләтү фәкать энтузиастлар эше. «Идел» төбәкләрдәге яшьләр өчен дә иҗат мәйданы. Яңа исемнәрне беренче булып укучыларыбыз күрә. 

Ә җырчылар? Барысы да эстрадага китми бит, гаҗәеп тавышлы, профессиональ белемле яшь җырчыларыбыз бар. Аларның күрсәтү дә – «Идел» бурычы. Илгиз Мөхетдинов, Булат Закиров, Рөстәм Насыйбуллин, Анзор Нәбиуллин, Алсу Фәйзуллина... – журналның «Яңа дулкын» ютуб-каналында яшь җырчылар белән клиплар урын алган, ә басмада яшь җырчылар иҗаты турында кызыклы язмалар көтә. Шәп җырлар тыңлый-тыңлый укыйлар «Идел»не. 

Яшь шагыйрьләрнең үзләрен тыңлау мөмкинлеге дә бар: 2FAN каналында яшь шагыйрьләр иҗаты. Ә журналда яңа шәлкем һәм фотосессия. Иҗади яшьләрне танысыннар! Чәйнең мәтрүшкәлесе күңелеңә хуш киләме, алмалысымы – сайлау мөмкинлеге булганда, сыйлану җае бар. Иҗатта да төрлелек һәм фикер булырга тиеш. «Идел» әнә шул дулкында.

Безнең индекс: П2363.   

«Идел» журналына Интернет аша язылу өчен сылтама

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев