Логотип Идель
Эксклюзив

ИДЕЛ КӨНДӘЛЕГЕ: ТӨШКЕ АШКА - ҖИЛӘККӘ

Җиләге тәмле, хатирәләре – тагын да.

Эх, җиләкле җәйләре-е... Җиләк чорының соңгы вагонына сикердек тә редакциябез белән Югары Ослан районына юл тоттык бүген. Һәрьяклап бәхет елмайды: һава торышы да, аланы да килеште үзебезгә – тәгәри-тәгәри җыйдык. Мәтрүшкәләр яныннан да болай гына узып китә алмадык, кибәрләр дә, үләннәр җыелмасына урнашып, ел дәвамында чәйләребезгә шифа өстәп торырлар... Чиләкләр тулды, күңел булды – кайтыйк. Әнә, ял итәргә кунган чуар күбәләк тә мыекчаларын селкетеп калды, "Тагын килегез!" – диюедер. Җиләге тәмле, хатирәләре – тагын да.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X