Логотип Идель
Эксклюзив

"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра

«Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.

«Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра. «Исемсез кичә»дә «Идел» журналында басылган авторлар шигырьләрен укыячак. Алар арасында: Рүзәл Мөхәммәтшин, Луиза Янсуар, Лилия Гыйбадуллина, Гөлүсә Батталова, Булат Ибраһим, Фәнил Гыйләҗев, Рифат Сәлах һ.б. Шигырьләр тере музыка белән үрелеп барачак.
Кичәдә «Яңа исем» иҗат лабораториясе эшчәнлегенә рәсми рәвештә старт бирелә. 

Исегезгә төшерәбез, «Яңа исем» проекты 1 марттан эшли башлады. Ул татар әдәбиятында яңа исемнәрне барлау, яшь каләм тибрәтүчеләргә иҗади мәйдан бирүне күзалдында тота. Проектта 14 яшьтән 35 яшькәчә иҗатчылар катнаша ала. Берничә ай дәвамында остазлар белән турыдан-туры элемтәдә булып, өр-яңа әсәр иҗат итү планлаштырыла.  Лабораториядә язу осталыгын арттыру, еш очрый торган хаталардан арыну, тәрҗемә эше буенча онлайн-дәресләр, туры эфирлар, язучы остаханәсе, мастер-класслар, шигырь кичәләре, фатирниклар үткәреләчәк. 

Нәтиҗәдә, иң яхшы әсәрләр «Идел» журналында басылачак, шигъри клиплар төшереләчәк, авторларга «Яшь язучы» таныклыгы тапшырылачак һәм яшь каләмдәшләргә Татарстан Язучылар берлегенә тәкъдимнамәләр һәм истәлекле бүләкләр биреләчәк. Иң мөһиме – татар әдәбиятында ЯҢА ИСЕМ ишетеләчәк!  
Гаризалар март азагына кадәр кабул ителә. 

«Яңа исем» иҗат лабораториясенә теркәлү өчен сылтама:  https://docs.google.com/forms

  • Очрашу урыны: Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театрының кече залы. 13 март, 18.00. 
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев