Логотип Идель
Эксклюзив

IDЕЛ ЖУРНАЛЫ - МАРКЕТПЛЕЙСЛАРДА

IDЕЛ журналын хәзер өйдән чыкмыйча заказ бирергә мөмкин - берәмләп тә, комплект белән дә. Сүз уңаеннан, журналыбызның яңасы - ноябрь ае саны дөнья күрде.

«Татмедиа» АҖнең башка журналлары белән беррәттән IDЕЛ журналы Россиянең иң популяр маркетплейсларында сатуга чыкты. Хәзер  Ozon, Wilberries, KazanExpress һәм Яндекс кебек сәүдә мәйданчыкларында популяр Татарстан басмаларын сатып алырга мөмкин.

IDЕЛ журналын хәзер өйдән чыкмыйча заказ бирергә мөмкин - берәмләп тә, комплект белән дә. Сүз уңаеннан, журналыбызның яңасы - ноябрь ае саны дөнья күрде.

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков сүзләренә караганда, журналларны маркетплейсларда урнаштыру басма форматтагы массакүләм мәгълүмат чараларын укучыларның географиясен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

"Интернет-сатып алулар Татарстаннан читтә яшәүче татарларга туган телләрендәге китапларны тиз һәм уңайлы сатып алырга мөмкинлек бирә", - диде ул һәм маркетплейста китаплар һәм журналларны онлайн-сатып алу, почта сервисына караганда, күпкә отышлырак һәм тизрәк булуын билгеләп үтте.

Маркетиплейсларның масштаблары укучыларга яңа журналларны басылганнан соң берничә көн үткәч үк сатып алырга мөмкинлек бирә. Кайбер маркетплейсларда заказлар инде икенче көнгә килеп җитә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев