Логотип Идель
Эксклюзив

«Идел» журналында суд: «Каһвәчеләр эше» карала

9 февраль көнне Татарстан Әдәби Суды гадәти булмаган эшне тикшерә: бер төркем яшь иҗатчыларның... каһвә темасына язылган әсәрләре җавапка тартылачак.

9 февраль көнне Татарстан Әдәби Суды гадәти булмаган эшне тикшерә: бер төркем яшь иҗатчыларның... каһвә темасына язылган әсәрләре җавапка тартылачак. Хөкемгә җәлеп ителгән авторлар арасында Айгөл Абдрахманова («Син – каһвә» хикәясе), Алинә Хәбибуллина («Ристретто» хикәясе), Ләйлә Фаяз («...үпкәләдем сиңа» шигыре), Эльвина Миңнуллиналар («Каһвәле синле мин» хикәясе) бар.

«Каһвәчеләр эше» – «Идел» журналы һәм ТР Язучылар берлеге каршында оештырылган Татарстан Әдәби Судының 2022 елгы беренче күләмле эше булыр дип көтелә!

Мәхкәмәдә казый вазифаларын мәшһүр аксакал, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла башкара. Гаепләүче – моңарчы узган мәхкәмә утырышларында күп кенә яшь язучылар иҗатын энә күзеннән үткәргән тәҗрибәле галимә, язучы, шагыйрә Рифә Рахман. Яклаучы – яшьләр иҗатына хәерхаһлы язучы Ландыш Әбүдәрова. Язучы һәм шагыйрь Ләбиб Лерон – гаепләү ягыннан, язучы-журналист Рәмис Латыйпов яклау ягыннан шаһит буларак чыгыш ясарга җыена.
Суд утырышы 13.00 сәгатьтә Татар китабы йорты (Островский урамы, 15) бинасында уза. Керү ирекле.

P.S. Дөрес, әлеге мәхкәмә – уен, пародия генә. Әмма һәр уенда хакыйкать булуын да онытмыйк! 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев