"ИДЕЛ"ДӘ "ЯЗГЫ ДЕПРЕССНЯК"
15 апрель көнне “Идел” яшьләр журналы "ЯЗГЫ ДЕПРЕССНЯК" кичәсе оештыра һәм популяр шәхесләр, журнал геройлары белән депрессиядән котылу ысулларын эзли.
Яз ул – уяну һәм яңарыш чоры. Әмма беренче үсентеләр белән бергә кешеләрдә бер бәйләм күңелсез симптомнар да күзәтелә: төшенкелеккә бирелү, эш пошу, бер сәбәпсез борчылу, гасабилану, еш йокымсырау һ.б. Мондый халәттән котылу бик күп көч таләп итәргә мөмкин, тирә-ягыңда терәк, илһам чыганагы, депрессив халәттән чыгу өчен ярдәм тойганда, бу эш күпкә җиңел бирелә.
15 апрель көнне “Идел” яшьләр журналы "ЯЗГЫ ДЕПРЕССНЯК" кичәсе оештыра һәм популяр шәхесләр, журнал геройлары белән депрессиядән котылу ысулларын эзли. Тренинг форматында узачак чарада кунаклар командаларга бүленеп депрессиядән котылуның ТОП ысулларын һәм язны яхшы кәеф белән уздыру рецептын тәкъдим итәчәк. Чарада катнашучылар «Идел» журналының гыйнвар-апрель саннарының геройлары белән якыннан танышу мөмкинлегенә ия булачак.
15 апрель, 13:00
ТАТМЕДИА, Декабристлар ур., 2
Элемтә өчен телефон: 8 9003242698 (Илүзә Ибатуллина)
Кунаклар:
- Алмас Хөсәенов – җырчы, Г.Тукай исемендәге татар филармониясе солисты (“Идел” журналының апрель саны герое)
- Фәрһад Мөхәммәтҗанов – К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, “Бер-бер хәл” сериалының төп герое
- Ирек Хәйрулла - "Безнең тәҗрибә" проекты админы, Мәликә Хәйрулла - ШАЯН ТВ телеканалында “Уймак” һәм “Оста куллар” тапшыруларының алып баручысы (“Идел” журналының март саны геройлары).
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев