Логотип Идель
Эксклюзив

«"Идел"гә язылгач, тормышым үзгәрде»

Авылга кайткач, мине әти-әни "Идел" белән каршы алалар һәм атна ахырында шәһәргә шулай озаталар да. "Идел" белән дигәнем журналның үзен кулга тотып түгел. Ә...

Авылга кайткач, мине әти-әни "Идел" белән каршы ала һәм атна ахырында шәһәргә шулай ук озаталар да. "Идел" белән дигәнем журналның үзен кулга тотып түгел, ә башкачарак килеп чыга.

"Кызым, "Туфан самавырын" карадым әле, чираттагы кунак итеп кемне чакырырга уйлыйсыз соң?"- дигән сорау белән әти иң элек станциядә каршылый. Аннары өйгә кайтып җиткәнче "Идел"нең инстаграм-проектлары турында сөйләшәбез. Йорт ишеген ачып керүем була, хәлләремне сораша:

- "Идел"нең Вконтакте төркемендә шундый хәбәр укыдым әле, кызым, - дип чәйгә иптәшкә тәмле ризыкларын тезә.

Шул мизгелдә башыма мең дә бер уй килә: Бу көнгә кадәр "Идел"сез ничек яшәдем икән мин? Ә бит мәктәптә укыганда "Бу журналны бераз үскәч кенә укырга ярыйдыр", - дип китап киштәмдә саклап килә идем. Димәк, кулга алыр чак җиткән. Миңа гына түгел, сезгә дә.

"Идел"не кулыгызга алганчы, берничә "яшь укучы" фикерен җиткерәсем килә:

1. Журналда сезгә кызыклы булган темаларга язмалар бик күп, шуңа күрә "биш минут" эчендә генә барысын да укып чыгарга өлгермәссез. Бигрәк тә ял иткәндә укырга киңәш итәм. 

2. "Идел"дә студентлар өчен файдалы мәгълүмат, "лайфхаклар", киңәшләр, һәм башка кирәкле язмалар урын алган. Ә бу - дуслар табу мөмкинлеге зур, дигән сүз.

3. "Идел" заман белән бергә атлый, барлык платформада да үзен күрсәтергә тырыша. 

Әлегә фикерләрем менә шулар. "Яшьләр журнал укымый" дигән стереотипны онытып, кулыңа журналны ал әле. Укыйсың килеп киттеме? Алайса, ник икеләнеп торасың, укы:)

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев