Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      2014
      0
      6

    «ИДЕЛ»НЕҢ СЕНТЯБРЬ САНЫ (эчтәлек)

    Ниһаять, барыбыз да көтеп алган "Идел" журналының яңа - сентябрь саны табадан төште!

    Бу санны көзге матур кичләрдә кайнар кәһвә эчә-эчә, җылы оекбашлар киеп укырга кирәк. "Идел" журналы сезне бу юлы шаманнар белән сәяхәткә алып чыккан арада, хирург Камил Кадыровның яшәү рәвеше белән таныштырачак, Тукай һәм реклама турында сөйләячәк, Прага чәе белән сыйлаячак, режиссерларга "тамга" куячак, һәм башка кызыклы сәфәрдә йөртәчәк!

    Эчтәлек белән танышып үтик:

     

    Камил Кадыров: "Яшәү шатлыгы - башкаларга булышуда"  Яшь хирургның яшәү фәлсәфәсе (автор: Мөршидә КЫЯМОВА)    

    "Айдар Татар. Кем ул?" Социаль челтәрләрдә утыручылар аны әлеге тәхәллүс белән белә. Айдар Татар белеме буенча инженер, Мәскәдәге зур бер оешмада эшли. Милләтне, телне, тарихны яратуы сокландыра (автор: Рузия САФИУЛЛИНА)  

    "Имам Беляев һәм фин татарлары" Финляндиянең ислам җәмгыяте имамы Рамил хәзрәт Беляев башка төбәкләрдә яшәүче татарларга да үрнәк булырлык гамәлләр кыла (автор:  Мөршидә КЫЯМОВА)

    "Тукай һәм реклама". Гасыр башында иганәчеләребез Тукай шигырьләреннән нинди файда күргән? (автор: Гүзәл ТӨХВӘТОВА)

    "Казанга сәфәр". Яшь галим Ринат Сәфәров фикерләре. (автор: Рузия САФИУЛЛИНА)

    "Милли байлык коллекциясе" ТР Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә сакланган ядкярләр (автор: Мөршидә КЫЯМОВА)

    Гөлназ ГАЗИЗОВА  шигырьләре

    Реклама

    Кәрим КАРА. "Хак-нахак" әсәреннән өзек

    Азалия ХӘМӘТШИНА. "Бүләк" хикәясе

    Эльвира ФАТЫЙХОВА. "Тыва шаманнары" (әсәрдән өзек)

    Марат КӘБИРОВ остаханәсе. Беренче дәрес  

    Эльвира ШАМГУ шигырьләре

    Ольга ЖУРАВЛЕВА  шигырьләре. Русчадан Индус Сирматов тәрҗемәсе

    "Режиссерларга «TAMGA» салу". Казанның Кариев театрында режиссерларның «TAMGA» лабораториясе узды. (автор: Ләйсән ФӘИЗОВА)

    Батуллада кунакта (автор: Гөлүсә ЗАКИРОВА)

    "Музейдан - мәчеткә". Төркиянең Айя-София мәчетендә беренче тапкыр җомга намазы укылганнан соң. (автор:  Айзирәк ГӘРӘЕВА-АКЧУРА) 

    «Үз илемдә генә иҗат итәм...» Рәссам Әнфәр Сәйфетдиновның күңел тәрәзәсе (автор: Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА)

    "Прагага, татар чәенә!" Прагада яшәүче татар кызы Лилия Исхакова уй-фикерләре (автор: Алсу СӘЛАХОВА)

    "Кызлар җәе" - иҗатчы кызларыбызны быелгы җәй ничек илһамландырган?  

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • КАЛЕБ. ЯҢА ДУЛКЫН
    • "Платим налоги - создаем будущее сегодня! "
    • Kazan digital week
    • Потребуй чек! Проверь чек!
    • Милли китап һәм көйләр
    • Язылган өчен мотоблок, ТВ, планшет һәм башка бүләкләр от!
    • Өр-яңа акция!
    • Журналга онлайн язылу