Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    • Tat Cult Lab/Music 2021: музыкаль лаборатория сезне көтә! Беренче тапкыр Tat Cult Lab/Музыка 2018 нче елда үткәрелде һәм «Соль» клубындагы концерт белән тәмамланды. 2019 нчы елда музыкантлар Камал театрының зур сәхнәсендә яңа җырлар башкардылар.
      162
      0
      0
    • МИЛЛИ КИТАПХАНӘ КИТАПЛАР ҖЫЯ Материалларның бер өлеше комплектлау һәм саклау бүлегенә эләгә, ә икенче өлеше китап киштәләренә куелачак. Китаплар һәм материаллар яхшы хәлдә булырга тиеш
      621
      0
      0
    • Коронавирустан йөз меңнән артык табиб үлгән 2020 елның гыйнварыннан алып быелның май аена кадәр ковидтан вафат булган медицина хезмәткәренең саны 115 мең булырга мөмкин.
      725
      0
      0
    • Нияз Игъламов яңа вазифага билгеләнде Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе вазифасын моңа кадәр Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Марсель Таишев башкарды.
      731
      0
      0
    Видео
    • НАРКОТИКЛАРГА - ЮК

    Идәнгә төшкән пилмәнне кәстрүлгә салып укучыларга ашаткан

    23 гыйнварда Казанның 130нчы мәктәбендә булган хәлгә бәйле рәвештә тикшерү үткәрелгән. Ашханәдәге аш пешерүчене эшеннән читләштергәннәр.

    Бу хакта Казан шәһәре Мәгариф идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

    «Ашханәдә булган хәл – һич тә ярамый торган гамәл. Аш пешерүче үз аңлатмасында ата-аналар сурәтләгән фактны таныды», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

    Элегрәк социаль челтәрләрдә әлеге мәктәптә укучы бер баланың әнисе язган хәбәр чыккан иде. Хатын-кызның түбәндәге күренешкә ачуы килгән: аш пешерүче, пилмәнне идәнгә төшереп җибәргәннән соң, аны укучылар өчен ризык әзерләнә торган кәстрүлгә салган.

    Реклама

    Идарәдә раслауларынча, әлеге хилафлыкны 11 гыйнварда Казан мэры Илсур Метшин мәктәпләрдә керткән ата-аналар тарафыннан туклануны контрольдә тоту ярдәмендә ачыклаганнар.

    «Бу чараның алга таба да җитешсезлекләрне бетерергә һәм туклануны оештыру процессын камилләштерергә ярдәм итәчәгенә өметләнәбез», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

    Бүгенге көндә әлеге аш пешерүченең вазифасы вакытлыча ашханәдәге башка хезмәткәрләр арасында бүленгән. Хәзер ашханәгә яңа хезмәткәр эзлиләр. 

    Чыганак: Татар-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!
    • Kazan Digital Week-2021 (1)
    • ТАВЫШ БИР: Иң матур җырчы гаиләсе