Логотип Идель
Эксклюзив

Ифтар һәм сәхәр өчен нинди ризыклар әйбәтрәк?

Рамазан файдалы һәм, дөрестән дә, продуктив булуын теләсәгез, ифтар һәм сәхәр өчен ризыкларны дөрес сайларга кирәк.

Рамазан файдалы һәм, дөрестән дә, продуктив булуын теләсәгез, ифтар һәм сәхәр өчен ризыкларны дөрес сайларга кирәк.

Рамазан аеның беренче көннәрендә сәламәтлегебезгә аеруча игътибарлы булу бик мөһим.


Безнең сәламәтлек – безнең амәнәт.

Бүген сезгә ифтар һәм сәхәргә кагылышлы берничә киңәш тәкъдим итәбез:


1. Сәхәрдән баш тартмагыз. Әбү Сәгид әл-Худрий (радыйәллаһу гәнһү) тапшырган хәдистә Рәсүлүллаһ ﷺ болай әйткән: «Сәхәр ашау бәракәтле, аны ашамыйча калмагыз. Һич булмаса, арагыздан берегез бер йотым су эчсен, чөнки Аллаһы Тәгалә һәм фәрештәләре сәхәр ашаганнарга саләт әйтә (муллык һәм нур яудыра)» (Әхмәд Ибн Хәнбәл, «Әл-Мүснәд», 3/12, 44, 4/377).


2. Сәхәрдә кулланыла торган ризыкларга игътибарлы булыгыз. Майлы булмаган ит, йомырка, йогурт, эремчек, сөт һәм сыр сәхәр өчен кулай булыр.


3. Кеше көн дәвамында 2 литр су эчәргә тиеш, ди галимнәр. Рамазан аенда исә шушы су күләмен ифтар белән сәхәр арасында эчеп бетерергә кирәк булачак. Организмга зыян китермәс өчен, суны берничә чынаякка тигез күләмдә бүлеп, берникадәр вакыт аралыгы калдырып эчәргә киңәш ителә.


4. Сәхәргә ысланган, кыздырылган ризыклар, артык борычлы, артык баллы ризыклар кулланмагыз.


5. Сәхәрдән соң йокларга ятарга ашыкмагыз. Коръән укуга, дога кылуга вакыт бүлеп бирегез.


6. Ифтар вакытында хөрмә, хөрмә булмаган очракта, су белән авыз ачыгыз. Ифтарның төп кагыйдәсе: артыгын ашамаска. Организмга зыян китермәс өчен, өстәл яныннан торганда аз гына ач калу дөрес булыр. Авыз ачканнан соң намаз укырга, бары тик шуннан соң гына ашарга киңәш ителә.


7. Ифтар һәм сәхәргә камыр ризыклар, майлы, кыздырылган ризыклар әзерләмәскә киңәш ителә. Ифтарга – яшелчә, җиләк-җимеш, шулпалар, ә сәхәргә озак эшкәртелә торган ризыклар әзерләсәгез, яхшы булыр.

Чыганак: azan.fm

Фото: pixabay.com

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев