Яңалык/Эксклюзив
-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
“Ак чәчәкләр кебек” премьерасының төп үзенчәлеге - авторында Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 сезонның бишенче премьерасын тәкъдим итә.
-
КЫЯМОВЛАР МИЛЛИ ГОРУРЛЫК УЯТА ТОРГАН ПРОГРАММА ӘЗЕРЛӘГӘН 13 март көнне Тукай районының Сәмәкәй авылында җырчы, халыкара конкурслар лауреаты Сөмбел һәм актер, журналист Идел Кыямовлар музыкаль-шигъри кичә оештыра.
-
ТӨРКИЯ ЖУРНАЛЫ ҺАДИ ТАКТАШ ТУРЫНДА ЯЗА Төркиядә татарның күренекле шагыйре Һади Такташ турында әтрафлы мәкалә дөнья күрде.
-
Олы яшьтәге ир белән хатынны, аларның киленен һәм алты яшьлек оныгын үтергән Мәрхүмнәр барысы да коттеджда булган. Җинаятьче пенсионерларны буып үтергән, киленне башта көчләгән, аннары пычак белән кадаган, бала караватында ята торган сабыйны да үтергән. Ул берничә көн элек кенә туган көнен бәйрәм иткән булган.
-
Илсөя Бәдретдинова: "Бер күлмәк кенә булмады бу..." Җырчы Илсөя Бәдретдиновага ниләр генә язмыйлар...
-
Егетләр колагына: кызларга нинди бүләк ошый? Бик тиздә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Гүзәл затларыгызны ничек сөендерергә белмисезме? Нинди бүләк алыйм, дип баш ватасызмы? Ә безнең сезгә берничә киңәш бирәсебез килә.
-
SMM буенча онлайн-курслар башланып китте Программа гамәли биремнәрдән һәм лекциядән тора.
ИГЪТИБАР: КАЗАНДА БЕРНИРЧӘ ШӘҺӘР ЯНЫ ПОЕЗДЛАРЫНЫҢ ЙӨРҮ ТӘРТИБЕ ҮЗГӘРӘ
KZN.RU хәбәр иткәнчә, Сосновка - Кизнәр перегонында төзекләндерү эшләре бару сәбәпле, июльдә Казанда берничә шәһәр яны поездларының йөрү тәртибе үзгәрәчәк.
Димәк, 7-нче июльдән 14-нче июльгә кадәр үзгәрешләр түбәндәгечә булачак:
- Кизнәр - Казан (6925) юнәлешендәге поезд Кизнәр станциясеннән 20.26 сәгатьтә китәчәк, алга таба 20.38-20.39 сәгатьтә 962 чакрым тукталышына җитәчәк, Сосновкага 20.45-20.46 сәгатьтә, Заструг тукталышына 20.54-20.57 сәгатьләрдә туктаячак.
- Казан - Кизнәр (6926) юнәлешендәге поезд Казан станциясеннән 16.23 сәгатьтә китәчәк, алга таба үзгәрешләр хәрәкәт итү барышындагы барлык тукталыш пунктларына кагылачак, Кизнәргә 21.23 сәгатькә килеп җитәчәк;
- Казан - Кизнәр (6438) юнәлешендәге поезд Казан станциясеннән 19.07 сәгатьтә китәчәк, алга таба үзгәрешләр хәрәкәт барышындагы барлык тукталыш пунктларына кагылачак, Кизнәргә 00.11 сәгатьтә килеп җитәчәк;
- Казан - Вятка Аланы (6428) юнәлешендәге поезд Казан станциясеннән 16.35 сәгатьтә китәчәк, аннан соң үзгәрешләр барлык тукталыш пунктларына да кагылачак, Вятка Аланы станциясенә 19.48 сәгатьтә килеп җитәчәк.
8-нче июльдән 15-нче июльгә кадәр үзгәрешләр:
- Казан - Кизнәр (6924) юнәлешендәге поезд Казан станциясеннән 4.22 сәгатьтә китәчәк, алга таба үзгәрешләр хәрәкәт итү барышындагы барлык тукталыш пунктларына кагылачак, Кизнәр станциясенә 8.29 сәгатьтә килеп җитәчәк;
- Кизнәр - Казан (6923) юнәлешендәге поезд Кизнер станциясеннән 9.45 сәгатьтә китәчәк, алга таба үзгәрешләр хәрәкәт итү барышындагы барлык тукталыш пунктларына кагылачак, Казанга 11.52 сәгатьтә килеп җитәчәк;
- Арча - Казан (6407) юнәлешендәге поезд Арча станциясеннән 11.12 сәгатьтә китәчәк, алга таба үзгәрешләр хәрәкәт итү барышындагы барлык тукталыш пунктларына кагылачак, Казанга 12.57 сәгатьтә килеп җитәчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз