Логотип Идель
Эксклюзив

Игезәкләр, сюрпризлар һәм бүләкләр көтегез!

Яз, дип хисләнеп кенә яшәмәгез әле! Йолдызлар нәрсә вәгъдә итә икән - шуны укыгыз.

Яз, дип хисләнеп кенә яшәмәгез әле! Йолдызлар нәрсә вәгъдә итә икән - шуны укыгыз. 

Кучкар (21.03 – 20.04)

Вазыйфагызга бәйле эшләр, шулай ук шәхси мәшәкатьләр буенча бик күп кызыклы очрашулар, мавыктыргыч сәфәрләр, файдалы аралашулар көтелә. Сөенечле, матур вакыйгалар алышынып кына торачак. Мондый мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз! 

Үгезбозау (21.04 – 20.05) 

Эшләрнең очына чыгу һәм гаилә бюджетын барлау вакыты. Керемне үстерү өчен шәп кенә мөмкинлекләр табылачак! Инде күптәннән кул селтәнгән премия, әллә кайчангы әҗәтнең кире кайтарылуы – барысы да булачак.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) 

Сюрпризлар һәм бүләкләр көтегез. Атна башыннан игътибар үзәгендә булачаксыз. Шуңа күрә өс-башыгызны, йөз-кыяфәтегезне тәртипкә китерергә вакыт табыгыз. Тормышыгызны уңай якка борып җибәрердәй бер очрашу да булыр шикелле.

Кысла (22.06 – 22.07)

Яз галәмәтедер инде: мөлаемлылык, кешеләрне магнит кебек үзегезгә тартып тору көче тагын да артачак. Моннан файдаланып калу һич тә гөнаһ булмаячак. Чыннан да, теләсә кайсы мәсьәләгез тиз вакыт аралыгында хәл ителер, инде һич тә барып чыкмастай тоелган эшләрегезгә хәтле җайга салыначак.

Арыслан (23.07 – 23.08) 

Эшләрегез тукталыбрак торыр. Хафаланасы юк: сулышны киңәйтеп, бераз ял итеп алу мөмкинлеге генә бу. Ышаныгыз, бераз хәл алганнан соң җир җимертеп эшли башлаячаксыз. Тик балаларга гына тавышыгызны күтәрмәгез. Бу атнада кырыслык гаиләдәге татулыкка каты итеп «сугар» кебек.

Кыз (24.08 – 22.09) 

Мәшәкатьле, ыгы-зыгылы атна. Бернәрсәгә дә вакыт җитмәү иң төп проблемага әйләнәчәк. Шуңа күрә, бөтен эшкә берьюлы тотынмыйча, иң кирәклеләрен генә сайлап алыгыз. Килеп туган хәлләр үзләре үк аларның кайсына керешергә, ә кайсын калдырып торырга икәнен күрсәтәчәк.

Үлчәү (23.09 – 23.10) 

Көнкүрештәге вак-төяк проблемаларны исәпкә алмаганда, атна буе диярлек үзегезне чиктән тыш бәхетле хис итәчәксез. Мәхәббәткә, гаилә тормышына кагылышлы эчкерсез теләкләрегезне үтәү өчен алшартлар барлыкка киләчәк. Моннан тыш акчалырак эшкә күчү мөмкинлеге ачылачак.

Чаян (24.10 – 22.11) 

Сәламәтлеккә игътибарлы булыгыз. Бер атна эленке-салынкы эшләүдән дөньяның асты өскә килмәячәген онытмагыз. Шулай ук финанс мәсьәләләрен дә читкәрәк куеп торыгыз. Соңрак та өлгерерсез.

Укчы (23.11 – 21.12) 

Күбрәк вакытыгызны сөеклегезгә багышлагыз. Шуннан инде аны барлы-юклы киңәшләрегез белән борчымагыз. Гомумән, сезнең өчен хәзер читтән күзәтеп торудан да яхшысы юк.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) 

Эшен яки һөнәрен алыштырырга уйлаучылар өчен хыялларын тормышка ашырырга иң кулай, иң шәп вакыт. Кайберәүләргә бу чор карьера баскычыннан күтәрелү һәм керемнәре арту белән төгәлләнер. Тик җитди карарларны атнаның беренче яртысында кабул кылу кирәк, юкса икенче яртысында пробелмалар килеп чыгачак.

Сукояр (21.01 – 19.02) 

Атна башында күңелне тынычландыра торган хәлләр килеп чыгар. Уяу, зирәк һәм тырыш булуыгыз менә дигән нәтиҗәләргә китерер. Әлбәттә инде, бу кесәгезнең шактый ук калынаюы белән төгәлләнер. Ә атна ахырында сөенечле хәбәрләр ишетелер. Бу үзегезгә әйбәт кенә планнар кору мөмкинлеге бирер.

Балык  (20.02 – 20.03) 

Атна башында бөтен дөнья үзегезгә каршы кебек тоелса да, бирешмәгез. Агымга каршы йөзегез – үкенмәячәксез! Моның шулай икәнен бик тиз сизеп алачаксыз. Ә инде ял көннәрендә үзегезнең бәхетле булуыгызны тагын бер кат раслардай вакыйга көтегез.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: йолдызнамә, гороскоп

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев