Логотип Идель
Эксклюзив

Ике Җәлил фикере (корылтай кайтавазы)

Дустанә һәм җылы узган «Милли тормыш һәм дин» форумында мөмкин кадәр күбрәк кешеләр белән очрашып, аларның татар өчен актуаль мәсьәләләргә карашын белергә тырыштым. Мондый форсат көн саен тумый бит! Милләттәшләрнең салмак кына сөйләгән сүзләрен сокланып тыңладым, рәхәтләнеп хәрефләргә күчердем. Хәзер инде бу байлык арасыннан иң кызыклысын сайлап, укучы белән уртаклашасы гына калды.

Июньнең беренче көннәрендә Казанда дустанә һәм җылы узган «Милли тормыш һәм дин» форумында мөмкин кадәр күбрәк кешеләр белән очрашып, аларның татар өчен актуаль мәсьәләләргә карашын белергә тырыштым. Мондый форсат көн саен тумый бит! Милләттәшләрнең салмак кына сөйләгәнен сокланып тыңладым, рәхәтләнеп алар сүзен диктофоннан хәрефләргә күчердем. Хәзер инде бу байлык арасыннан иң кызыклы тоелганнарын сайлап,  укучы белән уртаклашасы гына калды.

Җәлил Фазлыев, Татарстанның баш казые.


Җәлил хәзрәт, бу – татар дин әһелләренең  унберенче форумы, сез аларның барысында да катнаштыгызмы?

-    Әйе, барысында да катнаштым, Аллага шөкер.

Димәк, чагыштыру мөмкинлегегез бар. Форумнарның һәрберсе бер үк дәрәҗәдә узамы, әллә дин әһелләре корылтайлары елдан-ел үсештәме?

-    Беренче белен төерле була дигәндәй, анда (дин әһелләре форумнары башланганда. – Авт.) шундый заман иде бит әле: бер-бер артлы яңа нәзарәтләр төзелде, алар бер-берсе белән белешми иде. Бөтендөнья татар конгрессына җитәкче булып Ринат Зиинур улы Закиров килгәч, бөтен дин әһелләрен җыеп, барыбызны бер өстәл артына утыртты.  Аннары бу Шәһри Болгар җыены да бит инде безнең берләштерә торган җыеныбыз булып тора. Үзгәрешкә килгәндә, координацион шура эше “куркып кына” башланган иде. Баштарак әле без, имамнар, бер-беребезне белеп тә бетерми, танымый идек. Хәзер инде менә дистә еллар бер корылтайга җыелгач, аралашабыз, телефоннарыбызны алмашабыз, бер-беребезне кунакка чакырышабыз. Бер-беребезнең тәҗрибәсен өйрәнәбез. Әле бит бу форум белән генә эш бетми. Кайда нинди яңалык булуын белешеп торырга кирәк. Секцияләрдә сөйләшү бу яктан бик мөһим булды. Шуңа күрә быелгы форумны алга китеш дип саныйм мин. 

Җәлил Бикитеев, Оренбург өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте аппараты хезмәткәре, Оренбург Үзәк җәмигъ мәчете имамы. 

Татар дин әһелләре корылтаенда үзегез өчен файдалы берәр нәрсә ишеттегезме, күрдегезме? 


-    Мин тарихи “Хөсәения” мәдрәсәсендә укытам. Балаларга якшәмбе мәктәбендә дә дәресләр алып барам. Үзебездә күбрәк татар телендә ничек укытырга, гомумән, белемне ничек таратырга? Бу өлкәдә алдынгы тәҗрибә белән танышырга теләдем, шуңа күрә “Дини уку йортларында укыту-тәрбия эшләренең торышы” секциясе утырышында катнаштым, чыгышларны игътибар белән тыңладым. Үзем өчен байтак кызыклы идеяләр алдым. 
Миңа дистанцион укыту турында алган мәгълүмат ошады. Бездә күп кешеләр, хәтта апа-абыйлар да кызыксына аның белән. Алар әле эшкә йөри, якшәмбе мәктәбенә килерләр иде – өйдәге эшләре җибәрми. “Алар өчен ничек дистанцион укыту программасын төзергә икән?” дип уйланып йөри идек, менә монда онлайн мәдрәсә турында презентация караганнан соң бу форма безнең өчен бик кулай икәнне аңладым. 

Ләкин яшьләр бит мәдрәсәләргә укырга керә ала, аларның вакыт кытлыгы юк. 

-    Әйе. Ләкин кайберәүләр үз көченә, белеменә ышанып бетми, “ничек итеп өч-дүрт ел мәдрәсәдә укырмын, мин бит берни дә белмим” дип уйлый. Дистанцион формада укып база белемнәре алып чыксалар, алар инде киләчәктә рәхәтләнеп мәдрәсәдә укый алыр иде.

Бөтенрусия халык санын алу аена ерак калмады.Татарлар яшәгән кайбер төбәкләрдә аерым кешеләр яки төркемнәр тарафыннан “татар булып язылмаска” дигән агитация дә алып барыла икән, дип укыйбыз. Оренбург өлкәсендә вазгыять ничек?

-    Җанисәп алдыннан алай каударланып йөрүчеләрне күргән юк әле. Татар икән татар, башкорт икән башкорт – тыныч кына яши бирәләр. Үзем һәм гаиләм, тумыштан татарлар булгач, кем дип языласыбыз билгеле. Минем бит хәтта паспортыма милләтем “татар” дип язылган. Чөнки мин берничә ел элек Казахстаннан күченеп килдем.  Башта Уфада мәдрәсә тәмамладым.  Себер якларында имам булып эшләдем. Әти-әни Казахстанда яши иде, мин шунда туып үстем, татар телен яхшырак беләсем килде. Шуңа күрә миңа татар мохитендә яшәү, татар кызына өйләнү принципиаль иде. Аллага шөкер, бу ниятем тормышка ашты, өч балабыз бар, гаиләбездә татарча аралашабыз.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев