Логотип Идель
Эксклюзив

"Ике мәет табылды. Әтисе һәм дүрт яшьлек кызы..."

Әти кеше тәрәзәне ватып ача һәм ике баласы белән хатынын чыгарырга өлгерә.

Башкортстанның Аургазы районындагы Көйәзебаш авылында 10 июньгә каршы төндә фаҗига була. Өч балалы гаилә яши торган йортта янгында әти кеше һәм бер бала янып үлә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Янгын турында экстрен хезмәтләргә соң хәбәр итү сәбәпле, коткаручылар килгәндә бер катлы агач йорт тулысынча янып ята торган була.

«Янгынны сүндергәндә ике мәет табылды. Бу 42 яшьлек ир-ат һәм аның 4 яшьлек кызы. Әлеге йортта күпбалалы гаилә — ир белән хатын һәм өч бала — яши. Шифер шартлый башлагач, беренче булып әни кеше уяна. Ул верандага чыга һәм утны күреп ала. Аннары ирен һәм балаларын уятырга кереп китә. Алар залда йоклый торган була. Бу вакытта ишектән чыгуы мөмкин булмый инде. Әти кеше тәрәзәне ватып ача һәм ике баласы белән хатынын чыгарырга өлгерә», — дип сөйләгәннәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Хәзер урында экспертлар эшли, алар янгын сәбәпләрен ачыклаячак, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев