Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    Ике яшьлек улының канга баткан фотоларын иренә җибәрә...

    Атна башында Чаллыда коточкыч фаҗига теркәлде. Ире белән низагка кергән хатын үчен балаларыннан алырга булган. Бу хакта chelny-izvest.ru хәбәр итә. 32 яшьлек ана иң элек ике яшьлек улын пычак белән кадап үтерә, аннан җиде яшьлек улына пычак белән кадый... Бу хәлләрдән соң ул үзенә кул салырга омтыла, әмма исән кала. Җиде яшьлек улы белән аны хастаханәгә озатканнар. 

    Реклама

    Соңрак өстәмә мәгълүматлар да барлыкка килде. Баксаң, төнлә белән әлеге "әни" кеше социаль челтәрләрдә "гаиләмне яраттым" дигән язма урнаштыра һәм статуска "мин исән түгел, кичерегез" дигән статус куя.

    Тикшерү комитеты мәгълүматларына караганда, хатын-кызны әлеге коточкыч җинаятькә көнчелеге аркасында барган. Ире белән чираттагы ызгышудан соң, әти кеше, тынычлык эзләп булса кирәк, өеннән чыгып китә. Хатыны канга баткан сабыйның фотоларын иренә җибәрә...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Китап тыңла!
    • Kazan Digital Week-2021 (1)
    • ТАВЫШ БИР: Иң матур җырчы гаиләсе
    • Хәтер
    • Сезнең өчен уйныйбыз!
    • Наркотикларсыз тормыш
    • "Чтобы получить субсидию - убедись в отсутствии налоговой задолженности"
    • Занятость
    • Милли проект
    • Языл һәм телевизор, скутер от!