Логотип Идель
Эксклюзив

Икенче «Бәллүр күл» фестивале Равил Фәйзуллин иҗатына багышлана

2021 елның 1 августында «Бәллүр күл – Хрустальное озеро» II Республика әдәби-сәнгати фестиваленең ахыргы, өченче туры үтәчәк.

 2021 елның 1 августында «Бәллүр күл – Хрустальное озеро» II Республика әдәби-сәнгати фестиваленең ахыргы, өченче туры үтәчәк.

Фестивальне Татарстанның Балык Бистәсе муниципаль районы администрациясе, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, «Бәллүр күл» балык тоту-ял базасы гамәлгә ашыра. Быелгы бәйге 1 майдан 15 июльгә (сайлап алу һәм конкурс турлары – читтән торып) үтте. Беренче ике турны уңышлы узган егермедән артык катнашучы өченче турга – Балык Бистәсенә чакырулы.

Фестивальдә 18 яшькәчә һәм 18 яшьтән өлкәнрәк татарстанлылар катнаша. Быелгы әдәби-сәнгати фестиваль «Бәллүр күл – Хрустальное озеро»: «Равил Фәйзуллин шигъриятендә туган ил һәм туган телнең сәнгатьчә гәүдәләнүе» темасына багышлана. Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин Балык Бистәсе районы Балтач авылында 1943 елның 4 августында дөньяга килгән. Якташлары шагыйрьнең иҗатын яшь буынга пропагандалар өчен «түгәрәк» даталарны көтеп тормаган, шундый үзенчәлекле форма тапкан.

Фестивальдә катнашучы авторлар һәм башкаручылар үзләренең иҗади эшләрен татар һәм рус телләрендә

– «әдәбият»: шигърият, нәсер;

– «рәсем сәнгате»;

– «декоратив-гамәли сәнгать»;

– «нәфис сүз» (Равил Фәйзуллин шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләү) номинацияләрендә тәкъдим итә.

Фестивальнең өченче турында катнашучыларга сертификат тапшырылачак, призлы урыннар алганнарга – дипломнар. Шулай ук яшь иҗатчыларны мәртәбәле язучыларның остаханәләре көтә, дип хәбәр итә оештыручылар социаль челтәрләрдә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев