Логотип Идель
Эксклюзив

Икесенә бер кабер: авариядә һәлак булган икетуган малайларны җирләгәннәр

5 һәм 4 яшьлек малайларның гомерен өзгән авария көненнән бер атна диярлек вакыт үткән.

5 һәм 4 яшьлек малайларның гомерен өзгән авария көненнән бер атна диярлек вакыт үткән. Исегезгә төшерәбез, җомга көнне, 16 июль көнне Мәскәүнең Авиаторлар урамында 18 яшьлек Валерия Башкирова «Мазда» руле артында җәяүлеләр кичүендә өч баланы бәрдергән иде. Нәниләр олылар белән юл аркылы чыккан була. Ул көнне иртән иртүк  күп балалы әни, 39 яшьлек Мария Варфоломеева балалар белән йөрергә чыккан була.

Хатын-кызның өлкән яшүсмер улы өйдә кала. Әни кеше тугыз айлык кыз, дүрт яшьлек улы һәм кунакка килгән биш яшьлек туганнан туганы белән йөрергә чыга.  Балаларның һәркайсының үз транспорты була: бала коляскасы, ике туган малайда педальсез ике көпчәкле велосипед һәм самокат. Маринага сабыйларны карашырга әнисе ярдәмгә килгән була. Беренче булып җәяүле кичүенә малайлар чыга, алар артыннан коляска белән Марина барган була. Балалар бәрелүдән читкә «оча», ә коляска капотка эләгеп кала.

5 һәм 4 яшьлек малайлар юл-транспорт һәлакәтләреннән соң көн дәвамында һәлак булалар. Тугыз айлык сеңелләре могҗиза белән генә исән кала, аның балалар коляскасында куркынычсызлык каешларын эләктергән була.

Һәлак булган малайларның мәетләрен экспертизага җибәргәннәр һәм аны үткәргәннән соң гына туганнарына тапшырганнар. Балаларны бер кабердә җирләргә булганнар. Бер-берсен бик яраткан малайларны бер кабердә җирләгәннәр.

— Ул башта алгы көпчәкләре белән, аннан арткылары белән балалар өстеннән узган. Балаларның йөзләренә карарлык түгел иде, алар асфальтка «сеңгән» диярлек, — дип сөйләгән «КП»га  гаиләнең туганы Ольга Нестерова. — Маринага җирләү урынына ашыгыч ярдәм чакырттылар. Хәзер ул Мәскәүгә кайтырга теләми. Бар нәрсәдә үзен гаепли. Ул яхшы, кайгыртучан әни һәм апа.. Аңа карап йөрәк өзгәләнә.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев