Логотип Идель
Эксклюзив

Илһам оялаган җир: "Сандугач" китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваны искә алдылар

Ачык микрофон форматында оештырылган чара шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышланган иде.

Узган ялларда Казан шәһәренең «Сандугач» китапханәсендә рус һәм татар телле каләм ияләре иҗат кичәсенә җыелды. Ачык микрофон форматында оештырылган чара шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышланган иде. Шуны да искәртеп узарга кирәк, күренекле татар шагыйрәсе Гөлшат Зәйнашеваның тууына 13 гыйнвар көнне 95 ел тулды.

Иҗатчылар, каләмдәшләрен һәм тамашачыны үз әсәрләре белән таныштырыр алдыннан, Гөлшат Зәйнашева шигырьләрен яңгыратты. Шагыйрәнең «Китмә, сандугач», «Тынычлык кирәк безгә» һәм башка әсәрләрен оригиналда, шулай ук рус теленә тәрҗемәдә шагыйрь Эдуард Учаров, шагыйрә, Г. Кариев исемендәге яшь тамашачы театры директоры Луиза Янсуар, галим, шагыйрь Айрат Бик-Булатов, яшь иҗатчы Сәрбиназ Шәйхелова, шагыйрь Филипп Пираев һәм Ачык микрофонда катнашырга теләк белдергән тамашачылар укыды.

Фото / Эдуард Учаров

Казан шәһәренең Мәүлетов урамында урнашкан 13 номерлы «Сандугач» китапханәсе 2022 елда яңартылып ачылган иде. Бу – шәһәрдә концерт залы һәм китапларны кире кайтару станциясе булган беренче муниципаль китапханә. Ләкин «Сандугач»ның уникальлеге моның белән генә чикләнми: биредә иҗади очрашулар өчен махсус зоналар, уку заллары, остаханәләр уза торган бүлмә, коворкинг зонасы гамәлдә. Бинада китаплар белән бергә Гөлшат Зәйнашева рухы да яши: биредә шагыйрәнең иҗатына багышланган күргәзмә залы бар. Китапханәнең «Сандугач» исемен йөртүе дә очраклы түгел – ул Гөлшат Зәйнашеваның данлыклы «Китмә, сандугач» җырына ишарәли.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X