Логотип Идель
Эксклюзив

ИЛҺАМ ШАКИРОВНЫҢ КОНЦЕРТ КОСТЮМЫН КЕМГӘ БИРӘЧӘКЛӘР?

Илһам Шакировның концерт костюмын тапшыру 20 августта 11: 00 сәгатьтә була.

30 августта Татарстан Республикасы Милли музее ТАССРның 100 еллыгына багышланган "Борынгы заманнардан безнең көннәргә кадәр булган Татарстан тарихы" дип аталган яңа экспозиция ачачак. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу атнада Милли музей коллекциясе Россиянең, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, легендар татар җырчысы Илһам Шакировның концерт костюмы белән тулыланачак.

Костюм җырчының ярдәмчесе, 25 ел дәвамында аның янәшәсендә булган Илһам Хаҗиев тарафыннан биреләчәк. Хаҗиев быел РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең "Казанышлар өчен" медале белән бүләкләнде.

Музейда 70-80нче елларда үз башкаручысы тарафыннан тапшырылган 500ләп экспонат саклана. 2020 елның апрелендә Илһам Шакировның туганнары Татарстан Республикасы Милли музее коллекциясенә Илһам Шакировның 001 номерлы «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды.

Илһам Шакировның концерт костюмын ТР Милли музеена тапшыру 20 августта 11: 00 сәгатьтә була.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев