-
Блогер Рөстәм Нәбиев уңайсыз хәлдә калган Аны Америкада очар алдыннан кәрәзле телефоннан хатыны белән сөйләшкән өчен самолеттан төшереп калдырганнар.
-
ПОПУЛЯР БЛОГЕР ИЛҮЗӘДӘН КИШ-МИШ САЛАТЫ. Рецепт. Популяр блогер Илүзә Ильдарскаядан тәмле салат рецепты!
-
ТАТАРСТАН ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ ҺАВА ШАРТЛАРЫНЫҢ БОЗЫЛУЫ КӨТЕЛӘ Татарстанда аномаль салкыннар көтелә.
-
МАШИНА ЙӨРТҮ ТАНЫКЛЫГЫН QR-КОДКА АЛЫШТЫРАЛАР? Россиянең берничә төбәгендә машина йөртү таныклыгын алыштыру буенча эксперимент уздырачаклар.
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
-
ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН КОЙМАК РЕЦЕПТЫ Ялларда нишлиләр? Тәмле итеп ашыйлар! - дигән җырчы инстаграм битендә.
-
Яратабыз сине, ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА! Бүген, 15 гыйнварда моң легендасы - Әлфия Авзалованың туган. "Идел"нең архивында шундый җылы язма саклана. Авторы - Алмаз Хәмзин.
-
ЗӨЛӘЙХА КАМАЛОВАНЫҢ “АТЛАР КЕШНИ" ШИГЫРЕН "ИДЕЛ" ЖУРНАЛЫ НИ СӘБӘПЛЕ БАСТЫРМАДЫ? Зөләйха Камалованың “Атлар кешни” шигырен “Идел” журналы бастырмады.
ИЛЬСУР МЕТШИН: «ВИРУС БӨТЕНЛӘЙ КИМЕМӘДЕ»
Бүген атналык штаб утырышында Казан Мэры Илсур Метшин Транспорт комитетына, шәһәр районнары башлыкларына, муниципаль транспорт предприятиеләренә һәм шәхси ташучыларга пандемия чорында санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәүнең әһәмиятлеге турында искәртте.
29-нче июньгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 4514 коронавирус очрагы теркәлгән. Узган тәүлектә 3362 кеше сәламәтләнгән, 1137 кеше дәвалана.
- Көн тәртибе көн саен үзгәрә, кайбер чаралар башкалары белән алмашына, әмма пандемия белән көрәш әлегә төп мәсьәлә булып кала. Эпидемиологик вәзгыять безгә тынычланырга мөмкинлек бирми генә түгел, ә профилактик эшне яңа дәрәҗәгә чыгарырга да мәҗбүр итә. Без әле яңа гына беренче дулкыннаң пик чорыннан чыгып киләбез. Җәй җитүе аңлашыла, барысының да кәефе яхшы, тик вирус бөтенләй кимемәде. Ул бирешми, һәм без дә бирешмибез, эшне дәвам итәбез, - диде шәһәр Мэры.
Исегезгә төшерәбез, бүгенге көннән башлап Татарстанда коронавирус пандемиясе аркасында моңа кадәр кертелгән чикләүләр кими. Балаларның уен мәйданчыкларында, спорт мәйданчыкларында, шул исәптән күпфатирлы йортларның ишегалларында урнашкан урыннарда гражданнарның күпләп йөрүен тыю бетерелде.
1 июльдән балаларны ел әйләнәсендә эшләүче шифаханә-савыктыру лагерьларына кабул итү һәм урнаштыру рөхсәт ителә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз