Илгиз Мөхетдиновның беренче клибы тәкъдим ителде
Клип «Бик бәхетле булыр идек» дип аталган җырга төшерелгән. Ул үз эченә мәхәббәт сюжетын ала.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «ХЫЯЛ» продюсерлык үзәге яшь артисты Илгиз Мөхетдиновның беренче клибы тәкъдим ителде. Клипның режиссеры – Артем Дубинин, продюсерлары – Эдуард Никитин белән Нияз Сабиров.
Клип «Бик бәхетле булыр идек» дип аталган җырга төшерелгән. Ул үз эченә мәхәббәт сюжетын ала. Шунысы кызык һәм шаккатыргыч клипта машина шартлау күренеше бар. Продюсер Нияз Сабиров ул күренешне төшерү процессы турында сөйләде:
- Машина иске түгел иде — йөри торган, 2012 елгы Иран машинасы. Без аны сатып алдык. Машина шартлатуны төшерү җиңел түгел, анда пиротехника белән эшләүчеләр, администрация, Эчке эшләр министрлыгы, ашыгыч ярдәм хезмәтләре белән бергә эшләргә кирәк, — дип сөйләде ул.
Клип июль аенда Биектау районындагы авылда төшерелгән. Машинаны тау башына авыл халкы белән бергә этеп менгергәннәр.
- Бер дубльдан төшерергә кирәк иде, аның өчен безгә 20 минут вакыт бирелде. Янгын куркынычсызлыгы иң мөһиме иде. Без, берничә көн алдан кайтып, волонтерлар белән бергә таудагы үләнне чаптык, су сибеп куйдык. Министрлык хезмәткәрләре барысын да тикшерде, — ди продюсер Нияз Сабиров.
Режиссер Артем Дубинин сүзләренчә, клип төшерүдә иң авыры кыска вакытка сыешу. Клип ике тәүлек өчендә төшерелгән. Бу Артемның беренче клибы.
Илгиз Мөхетдинов үзенең татар булуы һәм татар телендә җырлар башкаруы белән горурлануын әйтте.
- Татар телендә җырлар башкару минем өчен принципиаль. Мин үзем — татар. Татар телен белмәгән төрле милләт кешеләре җырымны ошата, фикерләрен язалар. Мин татар булуым белән горурланам, — дип сөйләде.
Бу Илгизнең беренче клипы. Аны барлык интернет-платформалардан карап була.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев