-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
Абыйлы-энеле ике малай Идел елгасында батып үлгән Мәрхүм балаларның мәтеләрен водолазлар эзли.
-
Хәзрәтнең әнисе дә, абыйсы да бер көнне вафат була Рөстәм хәзрәт абыйсы белән бәйле, кечкенә чагындагы хатирәләрен сөйләде.
-
Ринат Рахматуллин хатын-кызлар турында: "Без мужиклар «охотниклар» бит инде, «добыча» эзлибез…" "Интертат" электрон газетасында журналист Габдерәхим белән җырчы Ринат Рахматуллин арасындагы кызыклы сөйләшү урын алган.
-
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте.
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА
Илшат Рәхимбайның «Гаилә» дип аталган беренче видео «Инстаграм» битендә 24 мең тапкырдан артык каралган. «Татар гөнаһлары» видеороликлар циклына шулай ук «Мирас» һәм «Моң» дигән видеолар да кергән.
Илшат Казан федераль университетын тәмамлаган. Ул татар теленең, мәдәниятенең һәм милләт буларак татарларның киләчәге темасына видеороликлар төшерүче режиссер, сценарийлар авторы һәм продюсер.
Автор сүзләренчә, аның эшләре – теге яки бу дәрәҗәдә һәр кешедә булган «татарлык», татар гөнаһлары темасына сөйләшергә омтылу.
Режиссер билгеләп үткәнчә, кеше белән җитди темаларга позитив кына түгел, негатив аша да әңгәмә корып була. Аның видеороликлары - «кешене чынбарлыкка кайтару максаты белән яңакка сугуның җиңел формасы. Нәкъ менә шул чагында кешедә хис-кичерешләр уяна, ул үткәннәрне искә төшерә һәм уйлана».
Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шулай ук укыгыз: ИЛШАТ РӘХИМБАЙДАН 25 СӘЕР СОРАУГА 25 СӘЕР ҖАВАП
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз