Логотип Идель
Эксклюзив

Илсөя Бәдретдинова ир-атлар турында

Илсөя Бәдретдинова үзенең күңелле язмалары белән Инстаграм укучыларын сөендереп тора. Әле ахыргы керткәне бик үк күңелле булмаса да, юмор белән язылган.

Илсөя Бәдретдинова үзенең күңелле язмалары белән Инстаграм укучыларын сөендереп тора. Әле ахыргы керткәне бик үк күңелле булмаса да, юмор белән язылган.

- Машинамның сигнализациясе саташты бүген! Кычкыра да кычкыра - туктатып булмый.
Азапландым чистый... Ярар булмаса, ярдәм сорап карыйм дип, бер ир-ат янына бардым. Текә генә итеп: "Белмим" - диде. Икенчесенә... Өченчесенә... Өченчесе бик текә машинада, бик әйбәт киенгән урта яшьләрдәге ир-ат. 
Исәнләштем, булышуын сорадым.
- Сезнең кебек "җүләр тавык"лар белән нәрсә эшләп бетәргә дә белгән юк, - дип, тагын әшәке сүзләр тезеп, машинасына кереп утырды. 
Сигнализацияне сүндердем. Өйгә кердем дә, уйланып утырам. Нишләде соң бу ир-атлар? Ник хатын-кыз белән булышалар? Шулай көчле булуларын, акыллырак булуларын курсәтергә телиләрме? Теләсә нинди гайбәт чыгарып, аерылган хатыннарын рәнҗетеп, кул күтәреп...
Аптыраган...
Юк...барысы да түгел! Бик хөрмәт иткән ир-ат дусларым бар! 
Әллә хатыннар үзләре гаеплеме?

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: татар эстрадасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев