-
Татарстанда яшьләр өчен грант алуга гаризалар кабул ителә башлады Катнашучылар социаль проектны гамәлгә ашыруга 300 мең сумга кадәр акча алырга мөмкин.
-
Кызлар өчен Мөселман яшьләре форумының кышкы мәктәбе ачылды Казанда кызлар өчен Мөселман яшьләре форумының кышкы мәктәбе үз эшен башлап җибәрде. Әлеге җыенга 18 яшьтән 30 яшькәчә булган 60 ка якын мөселман егете килде.
-
Иң бай министрлык билгеле Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы узган елда түләүле хезмәтләр күрсәтүдән иң күп акча – 5,36 миллиард сум керткән.
-
"Белемдә – көч!" яшьләр берләшмәсе эшли башлады Яңа берләшмә аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүгә юл ача.
-
«Котадгу белек» беренче тапкыр татарча басылып чыкты Бөтен төрки дөньяда инде күптән китап булып чыккан Йосыф Баласагуниның “Котадгу белек” әсәре татарча да басылды хәзер! “Безнең мирас” журналы Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән бу зур эшне башкарып чыкты.
-
Рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады Онлайн-мәдрәсәләр бигрәктә яшь буын арасында зур популярлык казана.
-
Илһам оялаган җир: "Сандугач" китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваны искә алдылар Ачык микрофон форматында оештырылган чара шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышланган иде.
-
Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Режиссер “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Илсөя Бәдретдинова прәннекны ничек ашый?
Илсөя Бәдретдинова Инстаграмына балачагын сагыну белән тулы язма урнаштырган...
"Прәннек ашадым. Өстен генә, бәләкәй чактагы кебек. Мин гел шулай ашый идем. Прәннекнең өстен генә, вафлиның камырын гына, "птичье молоко"ның эчен генә, ширбәтнең чикләвеген генә, кукуруз таякчыкларының кап төбендәгеләрен генә...
Калганын чәшке астына салып зурлап әбигә бирә идем. Имеш, әбигә калсын, дип ашап бетермәдем.
Әтәч кәнфитен узем ясый идем... Әй эләгә иде әнидән.
"Бөтен табакны яндырып бетерде бит инде... Тәмле тамак",- дип әтигэ зарлана иде.
Әти имеш мине орыша: "Кызый... нигә шулай ниттең? Әнә теге әниең сөйли торган нәрсәне... Нитмә алай ",- дип миңа күз кыса иде. Минем әти бит ул.
Әле шикәр белән сөт кайнатып та ясый идем конфетны... Плитә өсте калмый, кәстрүл калмый...
Сары конфетны әби алып кайта иде... Анысын әллә ни яратмый идем. Ә көрән түгәрәк конфетны ярата идем. Әле тагын мендәр кебекләре бар иде.
Ирис... Берсендә шул ириска ябышып тешем төшкән иде... У-уф...
Аннары көнбагыштан ясый торган конфет бар иде. Шундый кисәк-кисәк сатыла иде. Коробкада зур булып кайта да, пычак белән бүлеп кәгазьгә төреп саталар иде... Нәрсә әле ул? Тагын нинди конфетлар бар иде әле?"
Менә шундый матур истәлекләре белән бүлешкән җырчы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз