-
ТАТАРСТАНДА КАРЛЫ ҺАВА ТОРЫШЫ САКЛАНА Бүген Татарстанда карлы һава торышы саклана, җилнең тизлеге секундына 16 метрга җитәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Бөтен дөньяда татар телендә 7 МИЛЛИОНГА ЯКЫН КЕШЕ СӨЙЛӘШӘ Бөтен дөньяда татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә, аларның күбесе телне көнкүреш дәрәҗәсендә генә белә. Бу хакта КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Андрей Кузьминга «Без галстука» интервьюсында сөйләде.
-
ҖАНИСӘП ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК! Шунысы да бар: җанисәпкә иҗади килеп булмый, монда уйлап кына гамәл кылырга кирәк, дип кисәтә белгечләр. Димәк, безгә төп-төгәл күрсәтмәләр дә артык булмас.
-
МӘХӘББӘТНЕ САТЫП АЛЫРГА МӨМКИНМЕ? Казан егете, Россия актеры Шамил Хаматов Казанга киләчәк. 15 гыйнвар көнне 18: 30 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында «Корпорация Ad Libitum» фильмының премьерасы күрсәтелә.
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
-
ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН КОЙМАК РЕЦЕПТЫ Ялларда нишлиләр? Тәмле итеп ашыйлар! - дигән җырчы инстаграм битендә.
-
Яратабыз сине, ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА! Бүген, 15 гыйнварда моң легендасы - Әлфия Авзалованың туган. "Идел"нең архивында шундый җылы язма саклана. Авторы - Алмаз Хәмзин.
-
ЗӨЛӘЙХА КАМАЛОВАНЫҢ “АТЛАР КЕШНИ" ШИГЫРЕН "ИДЕЛ" ЖУРНАЛЫ НИ СӘБӘПЛЕ БАСТЫРМАДЫ? Зөләйха Камалованың “Атлар кешни” шигырен “Идел” журналы бастырмады.
Ире хатынын таксидан төшереп калдыра, хатын үлә...
Уралда бер хатынны ире таксидан төшереп калдырган. Шуннан соң хатынны башка машина бәрдереп киткән һәм ул һәлак булган. Бу турыда Свердловск өлкәсе буенча ЮХИДИга сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.
Фаҗига Невьянск — Реж — Артемовский — Килачевское трассасында була. Ир белән хатын таксида бара. Алар талаша башлый. Шуннан соң 38 яшьлек хатынны трассада юлга төшереп калдыралар. Такси 100 метр ераклыкка киткәч, артта тагын бер машина туктаганын арткы көзгедән күреп ала.
Таксида утырган ир-ат һәм йөртүче кеше бу хатын попутка туктаткан дип уйлый. Такси шул машина янына кире әйләнеп килә. Ләкин бу машина хатынны бәрдергән булып чыга. Ашыгыч ярдәм килгәнче, хатын вафат була.
ЮХИДИ хезмәте исrәрткәнчә, трассада булганда, җәяүлеләр яктылык кайтаргыч элементлары булган кием кияргә тиеш. Бу очракта машина астына эләгү куркыныч 6,5 тапкыр кими, диелә хәбәрдә.
Чыганак: Интертат.ру
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз