Логотип Идель
Эксклюзив

Иркә ат белән фотосессия ясаган

Җырчы Иркәнең фотолары тагын да төрлеләнде соңгы арада: ак ат белән төшкәннәре барлыкка килде. Баксаң, җырчы махсус фотосессия оештырган икән.

Җырчы Иркәнең фотолары тагын да төрлеләнде соңгы арада: ак ат белән төшкәннәре барлыкка килде. Баксаң, җырчы махсус фотосессия оештырган икән.

Иркә үзе бу турыда болай дип яза:

- Бу АТны мин зур хәрефләр белән язам,чөнки ул кайбер кешеләрдән сабыррак, акыллырак җан иясе. Тимәгез әле аңа ә! Миңа тисәгез дә, аңа начар язмагыз. Мин аны бик яраттым. Зәй ягындагы бу матурлыкка гашыйк булып кайттым... Фотосессия ясарга дип Казаннан кадәр шунда килдем. Бер тамчы үкенмим. Рәхәт хуш ис, м-м-м андагы хисләр! Ә ат белән фотосессия минем өчен беренче иде... Елгыр атларны тезеп тә бастырдылар, алар бн дә төшә ала идем, йөрәк нык минем, Аллага шөкер... Тик... монысын сайладым, күңелемә, җаныма туры килде... Яраттым мин аны бер күрүдән, яше бик яшь булмаса да... Киткәндә ул атка ышандырып киттем, тиздән киләм дип... "Пррррххх", - диде.. Ышандырдым икән, барам!

 

Фото: Иркәнең Инстаграм битеннән 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: татар эстрадасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев