Логотип Идель
Эксклюзив

ИРКӘ: “МИҢА ЯЗЫЛГАННЫ МИННӘН БАШКА БЕРКЕМ ҮТӘ АЛМЫЙ”

Иркә Инстаграм аккаунтында үзенең уйланулары белән бүлеште.

Иркә Инстаграм аккаунтында үзенең уйланулары белән бүлеште.


instagram.com

“Еллар узган саен, фикерләр дә үзгәрә икән бит ул… Әнә кичә генә бөтен булган интервьюларның күбесен актарып укып чыктым. Кыю фикерләремне дә, тузга язмаганнарын да очраттым. Көлеп тә җибәрдем, моңсуланып та куйдым. Һәр адым, һәр көн, һәр танышу, гашыйк булу, үпкәләү, ялгышу, алдану, каты итеп егылу, авыру, савыгу, аерылу, кавышу… Һәм башка бик күп вакыйгалар безне яшәргә өйрәтә, акылга утырта. Үзгәртә безне әнә шул, без вак-төяк дип санаган вакыйгалар…. Дөнья үзгәрә дибез, ә бәлки без үзебез үзгәрәбездер? Вакыйгаларга төрлечә карап була… Кемдер сары чәчәкне сагыш ди, ә кемдер аны ачык сары матур төсле чәчкә дип яратып карый, кемдер килгән яңгырдан курка, кәефе төшә, ә кемдер яланаяк, шаркылдап көлеп, яңгыр тамчыларына ләззәтләнә, аңа яңгыр астында рәхә-әт! Һәр ситуациягә уңай яктан карап яшәү, минемчә, бәхет ишегенең пин-коды. Минем белән булган һәр вакыйгага мин рәхмәтле, һәр сынавы өчен Ходайга рәхмәтле мин. Һәр мизгелнең кадерен белик якыннарым. Дөнья матур, дөнья киң. Барчабызга да урын җитә, миңа язылганны миннән башка беркем үтә алмый, сезнекен дә беркем үтми. Позитив уйлар күбрәк булсын иде, мин һәр кешегә шуны телим. Матур тормышны без үзебез төзибеә. Ә авырлыклар, сынаулар Ходай тарафыннан вакытлыча гына бирелә. Дөрес итеп, туры юлдан үтсәң, бәхет ишеген ачасың, юк икән – алга таба эзлисең инде. Һәр нәрсә безнең үзебездән тора. Яратам сезне, чын күңелемнән сезгә яратам дим, әйтәсем килә бу сүзне, йөрәгем шулай куша.”
 

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев