Логотип Идель
Эксклюзив

"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха

Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды. 

Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды. 

Луиза Янсуар, Алинә Хәбибуллина, Ландыш Равилова, Дания Нәгыйм, Рифат Сәлах, Лилия Фәттахова, Фәнил Гыйләҗев, Адилә Әхмәтҗанова, Гөлназ Гафурова, Гүзәлә, Гөлназ Газизова, Рүзәл Мөхәммәтшин, Ләйлә Фаяз, Гөлүсә Батталова, Рүзәл Әхмәдиев, Лилия Гыйбадуллина, Оксана Ильюп сәхнә тотты. Алар кичәгә килгән тамашачыларга күңелендәгесен шигырьләре ярдәмендә җиткерде. Самимилык, җылылык, ихласлык, борчылу, хәтта ярсу – кичә төрледән-төрле хис-кичерешләргә бай булды. Чыгышларга Алмаз Әсхәдулла, Айдар Абдрәхимов музыкаль мохит тудырып, аларны тагын да үтемлерәк итте.

Күреп торабыз, чыгыш ясаган шагыйрьләрнең барысы да иҗат дөньясында шактый гына билгеле, инде үз урынын тапкан шагыйрьләр. Әмма “Исемсез кичә”нең максаты шигырь яңгырату гына түгел иде, билгеле. Күңелләре унсигездә булса да, инде урта буын дип аталуга таба барган бу иҗатчыларга кем алмаш булыр? Чарада куелган төп сорау шушы иде. Егерме яшьлек шагыйре булмаган әдәбиятның киләчәге юк диләр бит. Димәк, әдәбиятка яңа исемнәр кирәк!

-    Без меңъеллык тарихыбыз, әдәбиятыбыз, шәхесләребез белән мактанырга яратабыз. Тик ул үткәндә калды. Шигырь язучы яшьләребез булмаса, аннан ни файда? Киләчәк безнең кулда. Бездән башка моны беркем дә оештырмаячак. Безнең хыял – шигырьләр, әсәрләр язучылар күбрәк булсын иде, - ди «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков

“Идел” журналы тарафыннан башлап җибәрелгән “Яңа исем” иҗат лабораториясе Татар әдәбиятында яңа исемнәрне барлау, яшь иҗатчыларны үстерү максатын күздә тота да. Басмабыз инде күп еллар әдәбиятта беренче адымнарын атлаган яшьләргә иҗади мәйдан бирә. Бу юлы да әдәбиятта Яңа исемнәр ачуны “Идел” үз кулына ала. Лаборатория кысаларында онлайн-дәресләр, туры эфирлар, язучы остаханәсе, шигырь кичәләре, фатирниклар үткәреләчәк. Иң яхшы әсәрләр «Идел» журналында басылачак, шигъри клиплар төшереләчәк, авторларга «Яшь язучы» таныклыгы тапшырылачак.

“Исемсез кичә” урта буын шагыйрьләрдән яшь иҗатчыларга хәер-фатиха булып яңгырасын. Хәерле сәгатьтә!

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев