-
Бүген ясый торган салат (рецепт) Әзер салатны берничә сәгатькә суыткычка куеп торырга кирәк.
-
Мендәр тышын ешрак алмаштырырга тырыш! Йоклаганда чәчтәге пычрак, баш тиресенең калдыклары битне бик нык пычрата һәм мендәр тышында җыела.
-
Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар Баксаң, Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар икән!
-
БӘЙРӘМ БЕЛӘН СЕЗНЕ, ГҮЗӘЛ ЗАТЛАР! Кадерле хатын-кызлар! Сезне 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
-
Алла сакласын! Бер авария - җиде мәет... Мәрхүмнәрнең шәхесләрен ЮХИДИ инспекторлары ачыклый.
-
«Евровидение» дә Россия данын Manizha яклаячак Manizha өчен тамашачыларның 39,7%ы тавыш биргән.
-
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гарәпшинага – 55 яшь! Спектакль алдыннан, утыз елдан артык гомерен татар театры сәнгатенә багышлаган Татарстанның атказанган атрискасы – Гүзәл Гарәпшинаны юбилее белән котлау тантанасы узды. Талантлы артисткабызга 55 яшь тулды.
-
Фаҗига: карга башы белән сикергән малай, карга батып, һәлак була Төнлә генә туганнары чаң суга.
Исерек 3 кешенең гомерен өзгән
Уфада исерек авария нәтиҗәсендә 3 кеше гомерен өзгән уфалыны хөкем итәләр. 39 яшьлек ир “Исерек килеш юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә саксызлык белән 3 кеше гомерен өзү һәм авария урынын ташлап китү аркасында кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу” һәм “Кабаттан исерек килеш автомобиль белән идарә итү” маддәләре буенча гаепләнә.
Хәтерегезгә төшерәбез, узган елның 13 августында моңа кадәр исерек килеш руль артына утырганы өчен водитель таныклыгыннан мәхрүм ителгән ир, исерек килеш «TOYOTA LAND CRUISER 200» автомобилендә юл һәлакәте оештырган иде.
Софья Перовская урамыннан хәрәкәт иткәндә, ул, Кавказская урамындагы киселешкә барып җитмәстән каршы як юл полосасына чыга, светофорның кызыл төсенә киселешне уза һәм «ВАЗ 21093», «RENAULT KAPTUR», «AUDI A6» автомобильләре белән бәрелешә. Беренче бәрелешүдән соң водитель туктамый, ахырда «Hyundai Santa Fe»га барып менә.
Авария нәтиҗәсендә “девятка” водителе һәм аның ике пассажиры һәлак булды, тагы берсе җитди имгәнүләр алуы билгеле булды.
Исерек водитель гаебен таныды. Җинаять эше Уфаның Киров районы судына юнәлтелде, дип хәбәр итәләр БР Прокуратурасында.
чыганак: "Өмет"
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз