ИСЕРЕК АНА ҺӘМ АЧ НӘНИ БАЛАЛАР....
Сабыйлар исерек ана һәм аның белән яшәүче ир-ат янында торырга мәҗбүр була. Ир белән хатын гел талаша.
Уфаның Калинин районы прокуратурасы 28 яшьлек хатынга карата гаепләү карарын раслады. Ул «балигъ булмаган балаларын тәрбияләү вазифаларын үтәмәү» маддәсе буенча гаепле дип табылды. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Прокуратура белешмәсе буенча, 2018 елның октябреннән 2020 елның декабренә кадәр бу хатын балалары каршында исереп йөри. Ул 2016 елда туган ике баласын тәрбияләү вазифаларын башкармый. Аларны укытмый.
Сабыйлар исерек ана һәм аның белән яшәүче ир-ат янында торырга мәҗбүр була. Ир белән хатын гел талаша. Балалар даими рәвештә туклана алмый, ач йөриләр.
Хатынны берничә тапкыр җаваплылыкка тарталар. Ул балигъ булмаган балаларын тәрбияләү һәм карау вазифаларын башкармаган өчен гаепләнә.
Хәзер әни кеше гаебен тулысынча таный, аның эшен судка биргәннәр, диелә бу хәбәрдә.
Чыганак: Интертат.ру
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев