-
75 мең доллар премиягә ия буласың килсә... Медаль һәм акчалата премия ике елга бер тапкыр бирелә. Бүләкләү тантанасы ноябрь ахырында — декабрь башында узачак.
-
КҮБРӘК ЙОКЛАГЫЗ... Имтиханнар вакытында, контроль эшләр алдыннан гадәти йокы дәвамлылыгын якынча 1 сәгатькә арттырырга киңәш итәләр.
-
“Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында ачылган “Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды.
-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә? Бик сәер вакыйга...
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
-
ВИДЕО: Илүсә Хуҗина башкаруында «Зөлайха» җыры «Яңа дулкын» проектының чираттагы чыгарылышында Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина татар халык җырын башкарды.
-
16 яшьлек үсмер әнисен, әтисен һәм 12 яшьлек сеңлесен вәхшиләрчә үтергән... Әтисенең мәетен тиз генә таный алмаганнар...
Исерек ир-ат хатынына бензин сибә һәм ут төртә
Былтыр июнь аенда Липецк өлкәсендәге Дмитряшевка авылында 50 яшьлек ир-ат бергә яши торган 57 яшьлек хатынын имгәтә. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Липецк өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Исерек ир-ат хатынына бензин сибә һәм ут төртә. Хатын тәненең 18 проценты пешеп бетә. Ир хатынга ярдәм итми. Ул хатынны сарайга яшереп куя. Имгәнгән хатын шунда дүрт көн буена ята. Җинаятьче ир хатынының хәле начарланганын күреп тора. Шуннан соң ул күрше хатынга мөрәҗәгать итә. Үз хатынының яраларын каз мае белән майларга сорый.
Күрше хатын исә бу хәл турында полициягә хәбәр итәчәген әйтә. Җинаятьче ир-ат күрше хатынның муенына кайчы терәп куя һәм үтерү белән яный. Шулай да күрше хатын полициягә хәбәр итәргә көч таба.
Шуннан соң сарайда ята торган имгәнгән хатынны хастаханәгә алып китәләр. Ләкин табиблар аңа ярдәм итә алмый, хатын бераздан вафат була.
Моңа кадәр дә хөкем ителгән ир-ат тагын төрмәгә китәчәк. Суд карары белән ул унбер елга каты режимлы колониягә хөкем ителгән.
Чыганак: https://intertat.tatar/
Фото: https://pixabay.com/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз