Логотип Идель
Эксклюзив

ИСХАКЫЙ ВАСЫЯТЕ

Тышсыз дәфтәрдән

Үлгәч кайда җирләнү турында сүз чыккач, Роберт Әхмәтҗан: «Үзебезнекеләр янына, шагыйрьләр янына», – дип әйтеп куйган иде. Гаҗәп бу – теге дөньяда да иш ише янында булырга тели. Әмма Әхмәтҗан күздә тоткан Яңа Бистә зиратында (аны Иске Татар зираты дип тә атыйлар) күптән инде буш урын юк. Шулай да күренекле шәхесләрне анда һәмишә җирли торалар. Өстән кушкач, булмаган урын да табыла. Чардуганнар өстеннән көч-хәл белән үтеп, тар гына каберләрдә күпме асыл затларны калдырдык без! Зират капкасы төбенә бөек кешеләребезне урнаштырдык.

Совет кешесе васыять язарга өйрәнмәгән. Кайда җирләнү турында мәрхүмнең үз күрсәтмәләре юк. Әмма гаиләләре нәкъ менә шушы зиратта урын дәгъвалый. Хәер, Сибгат Хәкимнең үз туган авылында җирләнәсе килүе хакында язылган васыяте дә бар иде. Ләкин үлгән кеше үз фикерен яклый алмый шул.

Вафатына ун ай кала, «Гамбәр һәлакәте» шигырендә, Зөлфәт тә «Безнең кабер бары Мөслимдәдер...» – дип язган иде. Ләкин шигырьне хәзер васыять дип кем кабул итә? Яңа Бистә зиратында аның җәсәденә урын эзләп йөргәндә, Мөдәррис Әгъләм каберенә якын булсын, дигән теләкне искә алып, зират башлыгы аллея кырындагы бер кишәрлеккә күрсәтте. Ташландык кабер. Мүкләнгән бер таш кисәге аунап ята. Язуын укый алдым, Наилә Вәлиева дигән 25 яшьлек кыз ярты гасыр элек җирләнгән булган.

Зөлфәт кабергә дә чын шагыйрьләрчә кереп ятты.

Мәскәүнең атаклы зиратында әдәбият-сәнгать кешеләрен, гадәттә, бер тирәдәрәк җирләргә тырышалар. Күп кенә дәүләтләрдә күренекле кешеләрнең җәсәде өчен пантеоннар бар. Алар әлеге милләтләрнең горурлык символы булып та үзләренең тарихи-мәдәни вазыйфасын башкара. Зиярәт итүчеләр моннан өзелми. Заманында бездә дә шундый зират булдыру хакында Разил Вәлиев югары даирәләрдә фикер кузгатып караган иде. Колак салучы булмады.

Татарның зиратларга, газиз каберләргә битарафлыгы, белмим, кайчан башлангандыр. Басып алынып таланганнан соң йолкыш хәленә калгач, мөгаен. Ләкин бүген бүтән заман – мөнәсәбәт үзгәрергә тиеш бит. Уйлап баксаң, иң чын татар җире булып шул зират кына калды да...

Читтә, мөһаҗирлектә ятып калган бөек шәхесләребез дә бар. Урыслар философ И. Ильинны, генерал Деникинның җәсәдләрен ничә елдан соң Мәскәүгә алып кайтып җирләде. Васыятьләре шулай булган, диделәр. Алар коммунистик хакимиятнең иртәме-соңмы юкка чыгачагына һәм шуннан соң җәсәдләренең туган илгә кайтачагына ышанып бакыйлыкка күчкән.

Бу җәһәттән Гаяз Исхакыйның васыяте хәтергә килә. Ул «Җыен» нәшриятында «Шәхесләребез» сериясендә чыккан «Гаяз Исхакый» (2011) дигән китапта беренче тапкыр безгә килеп иреште. Кайда җирләнәсе килүен бөегебез төгәл, анык язып калдырган: «Үлемем кайда булса булсын, ислам әхвәлендә җеназа укылып, ислам мәзаратында җирләнсен. Әгәр ватаным урыслардан азат ителсә, җәсәдемнең калдыгы туган илемдә, Казан шәһәренең мөселман зиратында, мөмкин булса, Шиһабетдин Мәрҗани, Габделкаюм Насыйри, Һади Максуди, Габдулла Тукайның каберләре янына куелсын».

Әлбәттә, Г. Исхакый җәсәденең бәкиясе (ул үзе шул гыйбарәне куллана) сәяси ихтыяр җитеп туган илгә кайтарылса, аңа Иске зиратта да урын табарлар иде.

Тик шарты бар шул.

Әлегә ул Истанбулның Әдәнәкапы зиратында ята. Янәшәдә өстенә Сөембикә манарасы куелган Йосыф Акчура кабере.

Ркаил Зәйдулла

"Идел." архив

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев