Логотип Идель
Эксклюзив

"ИТИЛ" ФЕСТИВАЛЕ: ЭТНИК МӘДӘНИЯТНЕ - ЯҢАЧА ҺӘМ ЗАМАНЧА

“Итил” фестивале – ул концерт кына түгел, бу этник мохит. Биредә төрле халыкларның үзенчәлекле ризыкларын тәмләп карарга, кул эшләре белән танышырга, мастер-классларда катнашып, үз кулларың белән сувенир булдырырга яки яңа һөнәрчелек төрен үзләштерергә мөмкин булачак.

Башкалабыз Казанда яңа фестиваль «туа».  25-26 сентябрь көннәрендә төрле милләт халыкларын “Казан” гаилә үзәге территориясендә көтәләр. “Итил” Идел буе халыклары фестивале яңа этник мәдәният булдыруны күздә тота. Шулай ук бу фестиваль Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елының соңгы масштаблы чарасы.

Фестивальгә халыкны җәлеп итү һәм яңа чарага кызыксыну уяту максатыннан “Евровидение” йолдызы Манижа чакырылган. Шулай ук “Мубай”, Эльмира Кәлимуллина, Эльмир Низамов, Анастасия Макарова чыгыш ясаячак. Моннан тыш, башка бик күп Татарстан, Удмуртия, Мордовия, Чуашия, Мари Эл, Башкортстан артистлары кунаклар күңелен күрәчәк. Алар төрле музыка стильләрен тәкъдим итәчәк – монда татарча синти-поп та, удмурт гранңы да, чуваш джазы да, мордва поп музыкасы да яңгыраячак.

Әмма “Итил” фестивале – ул концерт кына түгел, бу этник мохит. Биредә төрле халыкларның үзенчәлекле ризыкларын тәмләп карарга, кул эшләре белән танышырга, мастер-классларда катнашып, үз кулларың белән сувенир булдырырга яки яңа һөнәрчелек төрен үзләштерергә мөмкин булачак. Шулай ук фестивальгә килүчеләр махсус фотозоналарда гадәти булмаган арт-объектлар белән фотографиягә төшә, җылытыла торган мәйданчыкларда ял итә һәм татар чәе белән җылына алачак.

Халыкларның кунакчыллык зоналары да эшләячәк. Монда төрле халыкларга бәйле тематик материаллар урын алачак - Идел буе халыклары турында, аларның мәдәнияте һәм истәлекле урыннары турында белергә мөмкин булачак.

Казан мэрының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сүзләренчә, фестивальне атна дәвамында үткәреп, һәр көнне бер милләткә багышларга дигән ният булган. Әмма, нәтиҗәдә, киңәшләшеп, аны ике көнгә генә калдырганнар. Шулай ук бик күп беренчел идеяләрнең тормышка ашырылмавын билгеләп үтте Гүзәл Сәгыйтова.  Шулай да, моңа бер дә кайгырмыйлар. Киләсе елга барысы да тагын да югарырак дәрәҗәдә булачак дип планнар коралар.

Фестиваль барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп оештырылачак: килүчеләрнең температурасын үлчәячәкләр, төрле мәйданчыкларда кулларны эшкәртү өчен санитайзерлар урнаштырачаклар, ә тамашачылар сәхнә янында күпләп җыелса, аларга битлекләр кияргә киңәш итәчәкләр.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X