Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Соры хезмәт хакы

    Кабан күле яр буенда татар телендә сулыш практикалары сеансы узачак

    Бүген Кабан күле яр буенда сулыш практикалары сеансы узачак. Татар телендә дәресләр «Хәрәкәттә – бәрәкәт» Казан проекты кысаларында узачак. Очрашуны продюсер, режиссер Илшат Рәхимбаев һәм сценарист, режиссер Гөлнара Иванова үткәрәчәк.

    Белгечләр казанлыларга аңны ничек тынычландыру, энергия туплау, стресстан арыну, шулай ук коронавирустан дәвалану турында сөйләячәк. Алар дөрес сулыш кешенең физик халәтен генә түгел, рухи халәтен дә яхшыртуга ярдәм итә дип ышаналар.

    Реклама

    Барлык теләүчеләрне 19:00 сәгатьтә Кабан күле буенда, фитнес-үзәк янындагы кроссфит-мәйданчык янында Һади Такташ урамы, 24 адресы буенча көтәләр. Дәресләргә уңайлы кием һәм аяк киеме, шулай ук келәм белән килергә киңәш ителә.

    Искәртеп узабыз, Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында Казан паркларында һәм скверларында татар телендә хореографик һәм спорт дәресләре башланды. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты җәй буе дәвам итәчәк.

    Чыганак: kzn.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы