Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • НАРКОТИКЛАРГА - ЮК

    КАЧАЛОВ ТЕАТРЫ СЕНТЯБРЬДӘН ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК

    Качалов театры 11 сентябрьдә тамашачылар өчен үз ишекләрен ачарга планлаштыра. Яңа 230 сезон «Безумный день, или женитьба Фигаро» комедиясеннән башланачак.

    17 сентябрьдә сезонның беренче премьерасы - Илья Славутский куелышында «Бал воров» булачак.

    Реклама

    Спектакльдә Татарстанның атказанган артистлары Елена Ряшина, Марат Голубев, Алексей Захаров, шулай ук Павел Лазарев, Александр Малинин, Славяна Кощеева, Ксения Храмова, Виктор Шестаков, Илья Скрябин һәм башкалар катнаша.

    Шулай ук яңа сезонда актер Василий Качаловның 145 еллыгына багышланган күргәзмә ачу планлаштырыла.

    Тамашачылар залында утырту эпидемиологлар киңәшләре нигезендә башкарылачак, биналарны дезинфекция чаралары белән күп тапкырлар чистарту каралган, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!
    • Kazan Digital Week-2021 (1)
    • ТАВЫШ БИР: Иң матур җырчы гаиләсе