-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
“Ак чәчәкләр кебек” премьерасының төп үзенчәлеге - авторында Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 сезонның бишенче премьерасын тәкъдим итә.
-
КЫЯМОВЛАР МИЛЛИ ГОРУРЛЫК УЯТА ТОРГАН ПРОГРАММА ӘЗЕРЛӘГӘН 13 март көнне Тукай районының Сәмәкәй авылында җырчы, халыкара конкурслар лауреаты Сөмбел һәм актер, журналист Идел Кыямовлар музыкаль-шигъри кичә оештыра.
-
ТӨРКИЯ ЖУРНАЛЫ ҺАДИ ТАКТАШ ТУРЫНДА ЯЗА Төркиядә татарның күренекле шагыйре Һади Такташ турында әтрафлы мәкалә дөнья күрде.
-
16 яшьлек үсмер әнисен, әтисен һәм 12 яшьлек сеңлесен вәхшиләрчә үтергән... Әтисенең мәетен тиз генә таный алмаганнар...
-
Олы яшьтәге ир белән хатынны, аларның киленен һәм алты яшьлек оныгын үтергән Мәрхүмнәр барысы да коттеджда булган. Җинаятьче пенсионерларны буып үтергән, киленне башта көчләгән, аннары пычак белән кадаган, бала караватында ята торган сабыйны да үтергән. Ул берничә көн элек кенә туган көнен бәйрәм иткән булган.
-
Илсөя Бәдретдинова: "Бер күлмәк кенә булмады бу..." Җырчы Илсөя Бәдретдиновага ниләр генә язмыйлар...
-
Егетләр колагына: кызларга нинди бүләк ошый? Бик тиздә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Гүзәл затларыгызны ничек сөендерергә белмисезме? Нинди бүләк алыйм, дип баш ватасызмы? Ә безнең сезгә берничә киңәш бирәсебез килә.
Качышлы уйнаганда 11 яшьлек кыз бала бүрәнәләр астында һәлак була
Башкортстанның Иглин районындагы Урман авылында 11 яшьлек кыз бала һәлак булган. Бу турыда «Башкортстан» телеканалы хәбәр итте.
25 мартта кичке якта кыз иптәшләре белән качышлы уйнап йөри. Шул чакта ул өеп куелган бүрәнәләр янына барып поса. Бер мизгелдә бүрәнәләр ишелеп төшә башлый. Шулай итеп бала бүрәнәләр астында кала һәм һәлак була.
Әлеге фаҗиганең сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый, диелә бу хәбәрдә.
Башкортстанның Гадәттә тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, бүрәнә астында калган кызны иптәшләре коткарырга маташкан.
«Кыз бүрәнәләр өеме артына кача. Шула чакта алар тәгәрәп төшә башлый һәм баланы басалар. Башка балалар үзләре кызны бүрәнә астыннан чыгармакчы була, ләкин булдыра алмыйлар. Шуннан соң алар ярдәмгә өлкәннәрне чакыра. Кызганычка, бала һәлак булды», диелә бу хәбәрдә.
Мәрхүмә кызның гаиләсе яхшылар рәтендә, алар бернинди хисапта да тормый.
Чыганак: https://intertat.tatar/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз