-
Кызлар өчен Мөселман яшьләре форумының кышкы мәктәбе ачылды Казанда кызлар өчен Мөселман яшьләре форумының кышкы мәктәбе үз эшен башлап җибәрде. Әлеге җыенга 18 яшьтән 30 яшькәчә булган 60 ка якын мөселман егете килде.
-
Иң бай министрлык билгеле Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы узган елда түләүле хезмәтләр күрсәтүдән иң күп акча – 5,36 миллиард сум керткән.
-
"Белемдә – көч!" яшьләр берләшмәсе эшли башлады Яңа берләшмә аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүгә юл ача.
-
Яшьләр өчен өстәмә ипотека программалары булдырылачак Россия Президенты Владимир Путин РФ Хөкүмәтенә шундый йөкләмә биргән.
-
Рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады Онлайн-мәдрәсәләр бигрәктә яшь буын арасында зур популярлык казана.
-
Илһам оялаган җир: "Сандугач" китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваны искә алдылар Ачык микрофон форматында оештырылган чара шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышланган иде.
-
Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Режиссер “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.
-
Кариев театрында берьюлы өч премьера Якын арада Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 3 премьера тәкъдим итәчәк. Алар арасында нәни балалар өчен интерактив спектакльдән башлап, татарча куркыныч әкияткә кадәр булачак!
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Кадаксыз төзелгән мәчет манарасына ай куелды
Бүген “Татар авылы” ачык һавадагы этнографик музей мәчетенә ай куелды.
Яшел Үзән районы Исаково авылында урнашкан этнографик музей узган гасырның татар авылы тормышын чагылдыра. Әлеге мәчетнең үзенчәлеге шунда, Россиядә кадаксыз төзелгән бердәнбер Аллаһ йорты ул. Мәчет ике вазифаны үтиячәк: мосафирларга намаз уку урыны һәм XVIII гасыр татар дини атрибутын гәүдәләндерә.
Ачык һавадагы этнографик музей Татарстаннан гына түгел, күрше республикалардан, шулай ук чит илләрдән дә туристлар кабул итә. Музейда кунакларны татар тормышы белән генә таныштырып калмыйча, милләттебезнең борынгы һөнәрләр серләренә дә өйрәтәләр.
Музейга бүген ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев һ.б. Аларга музей директоры Миндамир Камалетдинов эчтәлекле экскурсия оештырды һәм милли хәзинәләребез турында сөйләде.
Ачык һавадагы музей Татарстанда үзенчәлекле проектлардан санала. Биредә төрледән-төрле милли чаралар оештырыла. Шулай ук, музей территориясендә “Зөләйха күзләрен ача” сериалының кайбер серияләре дә нәкъ биредә төшерелде.
Казаннан килгән мәртәбәле кунаклар да музейның киләчәгенә өметләрен белдерде. Марат Әхмәтов татар телен үстерүдә, аны популярлаштыруда мондый проектларның әһәмияте зурлыгын билгеләп узды.
“Татар авылы” музее 2009 елда ачылды. Монда урта гасыр татар авылларының көнкүреше һәм традицияләре тулысынча сакланган. 1,5 га мәйданлы музей территориясе чүлмәк ясаучы, тимерче һәм тукучы йортлары урнашкан, остаханәләр эшли. Кара мунча һәм чүлмәк яндыру миче бар.
Музей директоры Миндамир Камалетдинов белдергәнчә, музейда көнкүреш әйберләренең күбесе чын: туку станогы, гармуннар, тальяннар, таганнар-доган, төрле хезмәт кораллары, шул исәптән борынгы субай сугу җайланмасы.
Торак йортлар да үз заманы стилендә сакланган: Урта гасыр татар крестьяннарының көнкүреше, һөнәрче йорты (мәсәлән, тимерче) хәлле сәүдәгәр йорты белән аерылып торганын, осталарның нинди хезмәт коралларыннан файдалануын һәм XV-XVI гасырларда йортлар нинди җиһазлар булганын да күрергә мөмкин.
Музейның горурлыгы - сугыш елларында хатын-кызлар төзегән агач тегермән. Тегермәнгә күтәрелергә һәм югарыдан бу катлаулы механизмның ничек урнашуын һәм эшләвен белән дә танышырга була.
Балалар өчен зоопарк эшли, төрледән төрле йорт хайваннары һәм кошларын үткәнебез белән танышканда, ерак бабаларыбызның тормышларын күз алдына китерергә ярдәм итә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз