-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
«ТУФАН САМАВЫРЫ»НЫҢ ЧИРАТТАГЫ ЧЫГАРЫЛЫШЫНДА БУЛАТ ИБРАҺИМОВ БЕЛӘН СӨЙЛӘШӘЧӘКБЕЗ Туры эфир безнең инстаграм биттә алып барылачак.
-
Сәмрух» премиясе җиңүчеләре кемнәр? 24 февраль көнне урамда үтә нык салкын булуга карамастан «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә кызу иде! Чөнки, ниһаять, 2020 елның иң яхшы әйдаманы һәм сәлкеше билгеле булды. Ул гына да түгел, «Сәмрух – 2020» Республикакүләм сәләтле балалар һәм яшьләр премиясе тагын 13 номинация җиңүчесен игълан итте.
-
58 яшьлек ир-ат сөяркәсенә ут төрткән... Красноярск өлкәсендә 58 яшьлек ир-ат сөяркәсенә спирт сипкән һәм шырпы яндырып, ут төрткән.
-
Айваз Садыров кызына нинди исем кушкан? Кызына нинди исем кушканнарын да белдек!
-
ТАГЫН ЯЛ ИТӘЧӘКБЕЗ! Ял итеп армаган идегезме әле? Безне тагын ял көннәре көтә.
Камил Сәмигуллин: "Рамазанда гөнаһлар кичерелә"
«Айларның иң зуры – рамазан, ә көннәрнең иң зуры – җомга», – ди Мөхәммәд (с.г.с.). Рамазан ае мөселманнар арасында иң мәртәбәле ай булып санала.
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим
Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!
Исламда һәр мөселман өчен фарыз, ягъни үтәргә тиешле булган биш гамәл бар: шәһадәт, ураза, намаз, зәкят һәм хаҗ. Изге рамазан ае барча мөселманнарга шул тиешле гамәлләрнең берсен үтәргә – ураза тотарга мөмкинлек бирә. Без уразаны Раббыбыз ризалыгы өчен дип тотабыз. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримнең «Әл-Бәкара» сүрәсе, 183 нче аятендә: «Әй, иман китергән бәндәләр, сездән элекке кавемнәргә фарыз булган шикелле, сезгә дә ураза фарыз булды», – дип, уразаның фарызлыгын белдерде.
Аллаһы Тәгалә рамазан аенда безгә туры юл күрсәтүче Коръәни-Кәримне иңдергән. Бу айдагы Кадер кичәсенең кыйммәте мең айдан да зуррак. Нәкъ менә шул кичәдә Изге Коръәннең беренче аятьләре иңдерелгән. Кадер кичәсендә кылган изге гамәлләребезнең әҗер-саваплары зурдан, кылган догаларыбыз кабуллардан була. Рамазанда фәрештәләр ураза тотучыларның гөнаһларын кичерүне сорап торуларын да онытмаска кирәк.
Раббыбыз ураза тотарга һәм гөнаһлы эшләрдән тыелырга, күңелләребезгә миһербан биреп, изге гамәлләр кылырга ярдәм итсен иде. Олы җанлылык күрсәтергә, мохтаҗларга, ятимнәргә, инвалидларга, ялгыз картларга ярдәм кулы сузарга насыйп булсын. Рамазан аенда эшләгән изгелеккә савап уннан алып 700 мәртәбәгә кадәр артыграк. Пәйгамбәребездән килеп ирешкән көдси хәдистә Аллаһы Тәгалә әйтә: «Ураза гыйбадәте – Минем ризалыгым өчен. Аның әҗерен Үзем бирермен».
Әлеге изге айны барыбызга гыйбадәттә уздырырга язсын, төннәрне Аллаһка зикер кылып, Коръән укып һәм якыннарыбызны сөендереп үткәрик. Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә барыбызга да көч һәм сабырлык бирсен! Тоткан уразаларыбызны, кылган изге гамәл-гыйбадәтләребезне, догаларыбызны, укыган тәравих намазларыбызны кабуллардан кылса иде. Амин!
Ихтирам һәм изге догалар белән,
Үзәкләшкән дини оешма –
Татарстан Республикасы
мөселманнары Диния
нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин
Фото: Википедия сайтыннан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз