Логотип Идель
Эксклюзив

КАРАНТИН ЧАРАЛАРЫН ҮТӘМӘГӘН ӨЧЕН 1,8 МИЛЛИОН СУМ ШТРАФ

Моннан тыш, ведомствода билгеләп үтүләренчә, эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып, югары уку йортларында куркынычсызлык чараларын үтәүне контрольдә тоту арта.

Covid-19 буенча чараларны бозган өчен чит илдән кайткан Мәскәү кешеләренә 1,8 миллион сумнан артык штраф салганнар. Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Мәскәү буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.

«Идарә чит илләрдән даими авиарейслар белән кайткан гражданнарның Россия баш дәүләт санитар табибы карары таләпләрен үтәвен контрольдә тота. Хәзерге вакытта идарә күрсәтелгән таләпләрне үтәмәгән гражданнарга 1668 беркетмә төзегән, суд 1 миллион 800 мең сумнан артык штраф билгеләү турында 136 карар кабул иткән», диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, ведомствода билгеләп үтүләренчә, эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып, югары уку йортларында куркынычсызлык чараларын үтәүне контрольдә тоту арта, анда шулай ук яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы югары.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев