КАРИЕВ ТЕАТРЫ - АЧЫК ҺАВАДА!
Бу хакта бүген матбугат конференциясендә театрның директоры Гүзәл Сәгыйтова сөйләде.
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры ачык һавада спектакль куячак, дип хәбәр иткән идек. Кариев театры да үз тамашачысын сынап карарга булган.
Бу хакта бүген матбугат конференциясендә театрның директоры Гүзәл Сәгыйтова һәм режиссер Ренат Әюпов сөйләделәр. Димәк, бу сезонның беренче премьерасы - "Корт" спектакле тәкъдим ителәчәк.
- Без аны пьесаның авторы Фәнәвил Галиевның туган ягы - Арча районында куячакбыз. Вакыйгалар авылда бара, шуңа күрә бәрәңгеле бакчаны эзләргә туры киләчәк. Бу тамашачыны сынап карау булачак. Шул көнне үк Фәнәвил Галиевны искә алу, каберенә зыярат кылу да планлаштырыла, - диде Ренат Әюпов.
Коронавирус сәбәпле, куркынычсызлык чаралары да үтәләчәк. Театрга кергәндә битлек һәм перчаткалардан булу шарт.
Әгәр курыкмасагыз, сезне көтеп калабыз, диде Гүзәл Сәгыйтова.
фото: театрның ВКонтакте рәсми төркеменнән
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев