Логотип Идель
Эксклюзив

КАРИЕВ ТЕАТРЫ БИК ФӘЛСӘФИ КОМЕДИЯ КУЯЧАК

Театрның 33 сезоны әлеге спектакль белән ачылачак.

   Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры Ренат Әюпов "Корт" спектакле турында шулай диде. Театрның 33 сезоны әлеге спектакль белән ачылачак һәм пьесаның авторы Фәнәвил Галиевның тууына 60 ел тулуга багышланачак.

Фәнәвил Галиев - универсаль шәхес. Ул тамашачыга Татарстанның халык артисты буларак кына түгел, сәләтле драматург, режиссер буларак та таныш.

- “Фәнәвил Галиевка быел, исән булса, алтмыш яшь булыр иде. Театрда озак еллар эшләгән артистларның, минем теләкне исәпкә алып, аның хөрмәтенә һәм истәлегенә “Корт” пьесасы сәхнәләштерелде. Ул сигез ел элек язылган иде. “Корт” Чаллы татар дәүләт драма театрында гөрләп барды. Бик фәлсәфи комедия. Милләт турында, кешенең эчендәге, күңелендәге “корт”ы турында сүз бара анда. Без бергә эшләдек, бик ярдәмчел, кешелекле, көләч кеше иде. Яшь буынны тәрбияләүдә алар өчен таяныч, педагог та”.

Сүз уңаеннан, әдипнең “Корт” пьесасы 2003 елда Татарстан Мәдәният министрлыгының Мәскәү тәнкыйтьчеләре белән берлектә үткәрелгән драматурглар семинарында “Иң яхшы пьеса” дип табылды.

фото: театрның Вконтакте рәсми төркеме

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев