-
Россиядә беренче тапкыр «Иң яхшы туган тел укытучысы» бәйгесе узачак Конкурс төбәк һәм федераль (йомгаклау) этапларда уздырылачак. Йомгаклау этабы Ставрополь краенда үткәреләчәк. Йомгаклау этабында катнашу өчен Россия Федерациясенең һәр субъектыннан бу елның региональ этабында җиңүче булган бер конкурсант җибәрелә.
-
Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне бетергән Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне алган. Битлек кию, төнге сәгатьләрдә кафе-рестораннарның эшләвен тыю кебек әйберләр узганда кала, дигән сүз.
-
Россиядә ату коралы сатып алу яшен арттырдылар 29 нчы июньнән Россиядә «Корал турында»гы федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер илдә яшәүчеләр утлы корал сатып алу хокукын бары тик 21 яшь тулгач кына ала алачак.
-
Кремль яр буенда туңдырма фестивале башлана Салкын десертларны бөтен ил, шул исәптән Татарстан, җитештерүчеләре тәкъдим итәчәк.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Кариев театры премьерага чакыра
“Тимур һәм комета” спектакленең яшь чикләве 8+, ул - кечкенә һәм урта яшьтәге балалар өчен. Спектакль Полина Коротычның “Вадик поет свою музыку” пьесасына нигезләнеп куела.
Бу тарих үз җырын җырларга теләгән һәм моның өчен тулы бер шәһәр төзегән малай, ялгызы гына булырга теләмәгән кыз, аларның дуслары Мәче һәм Песнәк турында. Әниеңне һәм өеңне югалткач, йөрәгеңне тыңлап, аларны кире кайтару мөмкинме? Без барлык җавапларны серле комета очып килгәч кенә белә алачакбыз.
«Питерда яшәп иҗат итүче авторның әсәрен үз җирлегебезгә якын китерәсе килде. Исемне дә бик озак сайладык. Соңыннан Тимурның үз исеменә тукталдык, ул каршы килмәде. Хәзерге вакытта аны әзерләү эшләре бара», - диде театр директоры, пьесаның тәрҗемәчесе Луиза Янсуар.
Спектакльне сәхнәләштерү өчен читтән режиссер Тимер Шәрәфетдиновны чакырганнар.
“Спектакльдә мәхәббәт кометасы оча. Әсәрдә бүгенге көндә сирәк күренеш булган мәхәббәт һәм дуслык кыйммәтләре, кешенең кешегә кирәк булуы, аның якыннары белән аралашуы турында сүз бара. Шуңа да мин тамашачы белән әлеге әсәр аша аралашырга булдым”, - диде Тимур Шәрәфетдинов.
Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз