-
Татарстанда «Беренчеләр хәрәкәте» өчен бренд-персонаж булдырачаклар Казан яшүсмерләре Татарстанда «Беренчеләр хәрәкәте» бренд-персонажын булдыруда катнаша алачак. Арт-лабораториядәге дәрес «Адымнар» полилингваль комплексы мәйданчыгында узачак.
-
"Туфан самавыры"нда кунакта Рөстәм Галиев булды Тапшыру барышында журналист Мөршидә Кыямова Түбән Камадагы мәдәни мохит, яшьләрнең иҗатка тартылуы, театр тарафыннан аларга тудырылган шартлар турында сорашты.
-
Максим Горькийның тууына 155 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр Казан халкы һәм кунаклары өчен язучы музее буенча экскурсияләр, китап һәм документаль фильм презентациясе, шулай ук концерт уздырылачак.
-
Нәзарәт сайтында “Рамазан-2023: төп сораулар” сәхифәсе эшли Ул сайттан файдаланучыларга изге айны үткәрү, ураза тоту һәм башка дини йолаларның тәртипләренә кагылышлы иң киң таралган сорауларга кирәкле һәм нигезле җаваплар табу мөмкинлеген бирә.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Кариев театрында берьюлы өч премьера
Якын арада Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 3 премьера тәкъдим итәчәк. Алар арасында нәни балалар өчен интерактив спектакльдән башлап, татарча куркыныч әкияткә кадәр булачак!
Бүген узган матбугат конференциясендә әлеге премьералар турында сөйләштек. Беренчесе 25-26 гыйнварда узачак – “12 адым” спектакле. Әлеге спектакль наркотикларның кеше тормышына һәм шәхесенә җимергеч йогынты ясавы турында.
“Бу хакта без, гадәттә, сөйләшергә яратмыйбыз, йә куркабыз. Шулай да, тәвәккәлләп, сөйләшергә булдык”, - ди Г. Кариев театры директоры Луиза Янсуар.
«Башта ук үз алдыбызга берничә бурыч куйдык: спектакльдә үгет-нәсихәт, маңгайга бәреп әйтү булырга тиеш түгел, шул ук вакытта наркоманияне якты төсләрдә дә күрсәтә алмыйбыз, бу пропаганда булыр иде. Һәм иң авыры – әлеге спектакльне яшүсмерләргә кызыклы булырлык итеп эшләргә кирәк. Ә аларны гаҗәпләндерү шактый авыр, чөнки алар бу тема турында бездән күбрәк белә. Шуңа да калыплашкан фикерләрсез, хөкем итүләрсез, бары тик ачыктан-ачык сөйләшергә булдык”, - дип сөйләде режиссёр Әминә Миндияр.
Икенче премьера – “Гөлчәчәк” спектакале. Ул 9 февраль көнне узачак. Спектакльның режиссеры - Кариев театры артисты Булат Гатауллин. Ул үзен беренче тапкыр режиссер ролендә сынап карый.
«Бу спектакль – минем диплом эше. Ул минем өчен бик кадерле. Әллә беренчесе булганга шунда? Бәлки, бөтен спектакльләр дә шулай кадерле булыр. «Һөнәр» фестивале кысаларында без «Гөлчәчәк»не Мәскәү, Санкт-Петербургтан килгән театр тәнкыйтьчеләре алдында уйнадык. Алар бик әһәмиятле сүзләр әйттеләр. Һәм без бу спектакль яшәргә тиеш дигән фикергә килдек. Рәхмәт театрга, Луиза Николаевнага, Ренат Мирзахәсәновичка! Бу спектакль репертуарда булачак». - ди «Гөлчәчәк» спектакле режиссеры Булат Гатауллин.
Кариев театрында татар халык авыз иҗаты персонажлары җанлана, әмма сәхнәдә түгел, бөтенләй көтелмәгән урында һәм халәттә. Кич белән, театрның иң соңгы хезмәткәре өенә кайтып китеп, ишекләр бикләнгәч, монда куркыныч әкият башлана.
Әлеге спектакльне «Һөнәр» XIV Бөтенроссия яшь режиссура фестивале кысаларында карарга өлгергән театр тәнкыйтьчеләре сүзләренчә, шактый уңышлы килеп чыккан.
Соңгысы уен форматындагы спектакль - «Хәрефләр дөньясында». Спектакль балалар өчен каралган. Тамашачыга ул 22 февраль көнне тәкъдим ителәчәк. Режиссеры – Лилия Әхмәтҗанова.
«Луиза Николаевна шалтыратып, менә шундый проект бар, кечкенә балаларга спектакль эшлик әле дигәч, берничә вариантны уйлап карадык. Директор: «Ә, бәлки, «Әлифба»ны алырбыз?» – дигәч, күз алдымда шунда ук картина туды: хәрефләр, уен форматы, динамика, ритм. «Әйе, миңа ошый! Шуны эшлибез! Алынам!» - дидем, ди Лилия Әхмәтҗанова.
Уен форматындагы әлеге спектакль - балага туган тел һәм мәдәният моделен үтемле итеп аңлатырга мөмкинлек бирәчәк. Әлифба – дөньяны танып белә генә башлаган сабыйның аңына юл салу. Сер түгел, бүгенге заманда бу кыйммәтләрне үзләштерү авырлык белән бара. Өйдә һәм балалар бакчасында туган телдә, татар телендә сөйләшмәсәң – бигрәк тә. Бала тел мохитенә чума алмый, шул рәвешле тамырларыннан аерыла.
Бу спектакль гаилә яки педагоглар белән карау өчен кулай итеп әзерләнелгән. Спектакль күчмә форматта балалар бакчаларына алып бару өчен дә каралган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз