Логотип Идель
Эксклюзив

Кариев театрында - премьера

Кайчак тормышны яңадан үз җаена кайтара алырдай кешеләр күләгәдә кала. Һәм без аларның чынлыкта нинди көчкә ия икәне турында уйламыйбыз да... Гади генә бер әкият үз эченә күпме наз, мәхәббәт һәм әрнү сыйдырган. 

5 нче декабрь көнне Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры «Рөстәм маҗаралары» спектакле премьерасын тәкъдим итәчәк. 
«Рөстәм маҗаралары» — үткәндә булган хәлләр өчен башкаларны да, үзебезне дә кичерә алу, хушлаша белү турындагы тарих. Кайчак тормышны яңадан үз җаена кайтара алырдай кешеләр күләгәдә кала. Һәм без аларның чынлыкта нинди көчкә ия икәне турында уйламыйбыз да... Гади генә бер әкият үз эченә күпме наз, мәхәббәт һәм әрнү сыйдырган. 

«Рөстәм маҗаралары»н Татар әдәбияты классигы Гадел Кутуй Бөек Ватан сугышы елларында язган. Тик ул аны тәмамлап бетерә алмый. Аннан улы — танылган шагыйрь, тәрҗемәче Рөстәм Кутуй 1960 нчы елларда русчага тәрҗемә иткән. Иң кызыгы ул әсәргә үзеннән дә бераз үзгәрешләр өстәгән. Кариев театры тамашачысы өчен әсәргә яшь драматург Айдар Әхмәдиев инсценировка ясаган, ә режиссер Тимур Кулов аңа беренче мәртәбә сәхнәдә җан өрәчәк.

«Мин башта бу әсәрнең рус телендәге версиясе белән таныштым. Аннан татар телендә. Әсәрдә бик күп яшерен мәгънәләр бар, аларда рәхәтләнеп казынырга, эзләнергә була. Шулай да минем өчен «Рөстәм маҗаралары» беренче чиратта берни дә таләп итми торган ярату турында. Әйе, шулай ук бу әсәр хушлаша, кичерә, җибәрә, кабул итә белү турында да. Тик, кабатлап әйтәм, минем өчен этәргеч – әлеге хикәяттәге ярату темасы булды”, – ди спектакльнең режиссеры Тимур Кулов.

“Балачакта әлеге әсәрне яратып укый идем. Хәреф таныганчы әнием-әбием укыды. Һәм, ниһаять, безне язмыш Тимур Кулов белән очраштырды. Аның бу әсәрне сәхнәләштерергә алынуына без бик шат”, – ди Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Луиза Шарова. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев