-
"ГАЛИМ СӨЙЛИ" - КАЗАНДА! “Ученый говорит” исемле баттлның максаты – фән турында аңлаешлы һәм кызыклы итеп сөйләү.
-
XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында 1100 имам катнашачак XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында быел әнә шулкадәр кунак катнашачак. Алар Россиянең 76 төбәгеннән һәм 7 чит илдән килер дип көтелә.
-
ЯШЬЛӘР ӨЧЕН МАХСУС ДӘҮЛӘТ ПОРТАЛЫ ЭШЛӘНӘ Россиядә «Яшьләргә дәүләт хезмәтләре» порталы эшләнә, анда яшьләр өчен төп вакыйгалар, ташламалар һәм мөмкинлекләр турында мәгълүмат булачак
-
Быел Казанда бер миллионга якын чәчәк утыртылачак Быел Казанда 19 мең кв. метр мәйданлы 59 урам чәчәк белән бизәләчәк. Шәһәрнең чәчәк-ландшафт бизәлешенә 55,5 млн сум бүлеп бирелгән.
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Туры сүзле Илялов Рәмзи Илялов турындагы язмада «фәлән герой шикелле батырлык кылган» дигән штамп кулланмаячакбыз – һәр сугышчының биографиясе, хәрби юлы – кабатланмас, үзенчәлекле. Гомумән, татарлар сугышта бүтәннәр артыннан гына ияреп йөрмәгән.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
КАРИЕВ ТЕАТРЫННАН ТАМАШАЧЫЛАРГА БЕР-БЕР АРТЛЫ ӨЧ БҮЛӘК!
Бер-бер артлы өч премьера! Кариев театры 2022 ел башында ук тамашачылар өчен өр-яңа өч спектакль әзерләгән. Шуларның берсе - Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Нуриәхмәт Сафиннның 75-еллык юбилеена багышланган “Арыну” спектакле әле шушы көннәрдә генә киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Көчле – көлдерә дә, уйландыра да, елата да торган әсәр. Төп рольдә - Нуриәхмәт Сафин үзе. Махсус аның өчен язылган, куелган, артистны төрле яклап ача торган спектакль.
29-30 гыйнвар көннәрендә Алтынч[ае]ч кыйссасы премьерасы була. Пьеса авторлары – С.Сөләйманова исемендәге әдәби премия, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Луиза Янсуар һәм Мәдәният алдындагы казанышлары өчен күкрәк билгесе иясе Резеда Гарипова. Режиссеры – Резеда Гарипова.
Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипова сүзләренчә, спектакль шактый катлаулы, масса өчен түгел. Укымышлы татар яшьләре өчен әзерләнгән эксперименталь спектакль дип атадылар аны.
- Алтынчәч дигәч, күз алдына легендалар килә, тарихи, фэнтези жанрындагы спектакль сәхнәдә куелырга тиеш, дигән уй туа. Әмма без башка юл белән барырга булдык. Яшүсмерләр өчен эксперименталь жанрда эшләп карарга теләдек. Әсәр җиңел генә тумады – 8-9 ай язылгандыр ул. Хәзергә барлыкка килгән материал ул – гади генә материал түгел. Монда диалоглар да юк – монологлар гына. Монда күтәрелгән темалар да бик җитди темалар. Мондагы форма, алымнар да бик гадәти түгел. Мондый провокацияле – яхшы мәгънәдә провокацияле, спектакльләр яшьләр театрында елга бер булырга тиеш, - ди Резеда Гарипова.
Алтынч[ае]ч спектакленең исеме ни өчен шул рәвешле АЕ хәрефләре шакмак җәяләргә алып язылуын авторлар әлегә сер итеп калдырды. Спектакльне караган кеше моның ни өчен шулай эшләнүен аңлаячак, диде алар.
12-13 февральдә чираттагы премьера - “Матур City” музыкаль комедиясе. Бу спектакль Татарстанның атказанган артисты Рәмзия Закирҗанова юбилее уңаеннан куелган спектакль. Режиссер – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов бу әсәрне Айгөл Әхмәтгалиевага заказ биреп яздырткан.
“Матур City”, Ренат Әюпов сүзләренчә, матурлык корпорациясе дигәнне аңлата. Бу әсәр эчке һәм тышкы матурлык, чын һәм ясалма матурлык турында, ди ул.
Рәмзия Закирҗанова үзе өчен махсус спектакль куелуны зур сөенеч һәм шул ук вакытта зур җаваплылык дип атады.
- Бу һәрбер кешегә дә, һәрбер театда да тәтеми торган бәхет, - ди ул.
Кариев театры тамашачыларны премьераларында көтеп кала!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз