Логотип Идель
Эксклюзив

КАЙСЫ ДАРУЛАРНЫ КАБУЛ ИТӘРГӘ ЯРАМЫЙ? - бигрәк тә коронавирус вакытында

Табиб тән температурасын төшерә торган классик препаратларны кулланмаска киңәш итә. 

Зубоводагы COVID-госпиталь табибы Глеб Глебов сүзләренчә, коронавирусның беренче дулкыны башыннан алып дәвалау схемасы үзгәргән – язын кулланылган дарулар көзен нәтиҗәсезгә әйләнгән.

Бу хәл вируска каршы препарат калетра белән булган, ди медик. Ул гадәттә ВИЧ-статуслы пациентларны дәвалауда кулланыла. Моңа кадәр калетра коронавируслы пациентларга да булышкан, әмма бүгенге көндә нәтиҗәлелеген югалткан.

Шулай ук табиб тән температурасын төшерә торган классик препаратларны кулланмаска киңәш итә. 

Болар – ибупрофен, аспирин, вольтарен, диклофенак, нурофен, терафлекс адванса, бруфика плюс ише препаратлар. Глебов фикеренчә, бу төймәләр коронавирусны организмга  тагы да ныграк  җәлеп итәргә мөмкин. Тән температурасы 38,2 градустан югарырак күтәрелсә, аны парацетамол эчеп төшерергә кирәк, ди инфекционист. Антибиотиклар вирусларны дәваламый, ә инде иммуномодуляторлар “цитокинлы шторм”ны  («цитокиновый шторм»)  – үлемгә китерүче халәтне –  котыртырга мөмкин, ди Глебов.

чыганак

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев